Баш әйләнүгә түзәргә ярамый! Ул бик күп кенә җитди чирләрнең билгесе булырга мөмкин
Түзәргә ярамый! Баш әйләнү турында сөйләгәндә, табиблар шулай ди. Яшерен-батырын түгел, баш әйләнүгә еш кына әллә ни игътибар бирмибез. Әмма табиблар, ул җитди чир билгесе булырга мөмкин, дип кисәтә. Баш ник әйләнә? © Ватаным Татарстан
Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова белән шул хакта сөйләштек, дип яза Ватаным Татарстан
– Баш әйләнү нәрсәсе белән куркыныч?
– Күпләр баш әйләнүне узгынчы күренеш итеп кенә кабул итә. Әмма бу – зур хата. Баш әйләнү бик күп кенә җитди чирләрнең билгесе булырга мөмкин. Шуңа күрә, баш әйләнә икән, тиз арада табибка күренергә кирәк. Баш әйләнүгә түзеп яшәргә ярамый. Юкса тора-бара кешенең баш миендәге кан әйләнеше бозылырга мөмкин. Баш әйләнүдән тыш әле шикәр чире дә булса, кеше комага ук китә ала.
– Әмма кайчак баш бераз әйләнеп ала да туктый. Гел борчып тормагач, табибка баруны да кичектерәсең…
– Кисәк кенә кан басымы төшкәндә, кисәк торып басканда баш әйләнеп китәргә мөмкин. Әмма бу күренеш гел кабатлана икән, терапевт, кардиолог һәм эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югары кан басымы, анемия, шикәр чиреннән интеккән кешеләр исә берөзлексез баш әйләнүдән интегә. Моннан тыш күңеле болганырга, күз аллары караңгыланырга да мөмкин. Монысы күпкә куркынычрак. Андый чакта кичекмәстән неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Баш әйләнгәндә нәрсәләрне истә тотасы?
– Баш әйләнгәндә ятып торырга кирәк. Тәрәзәне ачып куйсагыз да, яхшы булачак. Бүлмәгә саф һава керсен. Ятканда күзегезне бер ноктага төбәгез. Анда-санда карарга, башны борырга ярамый. Күзегезне бөтенләй йомсагыз да була. Ятып торырга мөмкинлегегез булмаса, маңгай тезгә тиярлек итеп бөгелеп утырырга кирәк. Болай эшләгәндә баш миенә кан яхшырак килә башлый. Бу исә кешенең хәлен сизелерлек яхшырта. Баш әйләнгәндә күкрәк тутырып суларга, тирән итеп сулыш алырга тырышыгыз. Кисәк тору, утыру, әйбер күтәрү дә тыела. Баш әйләнгәндә рульгә утыру да хәтәр.
Баш әйләнмәсен өчен
– Баш әйләнүне китереп чыгара торган хроник авырулары булган кешеләргә даими рәвештә табибка күренеп, үз хәлен контрольдә тотарга кирәк. Әйтик, кан басымы югары булган кеше аны көнгә берничә тапкыр үлчәп, тикшереп, тиешле даруларны эчәргә тиеш. Шикәр чире, анемия вакытында да күрсәткечләр контрольдә булырга тиеш.
– Баш әйләнүне булдырмас өчен исерткеч эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга кирәк.
– Каһвә, тоз күләмен дә чикләү зарур.
– Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, йокы туйганчы йоклау да баш әйләнүне кисәтергә ярдәм итә.
– Баш әйләнгәндә исә түбәндәге ысул булыша. 100 мл үсемлек маена 30 мл ылыслы эфир мае (пихта, нарат) һәм 10 мл эвкалипт мае кушып, яхшылап болгатыгыз. Аны капкачлы савытка салып, караңгы урында сакларга кирәкле. Баш әйләнгәндә 1–2 тамчы әлеге катнашманы чигәләргә сөртергә киңәш ителә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/161817/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев