Баш мие өчен иң зарарлы продукт
Табиб Елена Игринева кеше миенең эшчәнлегенә нинди матдәләрнең зыян китерүе турында сөйләде.
Белгеч билгеләп үткәнчә, составында күп күләмдә кофеин булган энергетиклар организмга зыян китерергә мөмкин. «Энергетиклар составындагы компонентлар организмның күп кенә системаларына актив тәэсир итә. Аларның тәэсире йокы бозылуга һәм ярсучанлыкка китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, кешедә капма-каршы эффект – эшчәнлекнең кимүе һәм игътибарлылык белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бу гадәти хәлгә әйләнә ала», – дип язылган Игриневаның сүзләре «Доктор Питер»да. Табиб шулай ук стимуллаштыручы һәм тынычландыручы матдәләрне мөстәкыйль рәвештә кабул итү сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкинлеген ассызыклый. «Медикаментоз препаратлар катлаулы механизмнарга ия, аларның тискәре нәтиҗәләре бар һәм алар медиклар күрсәтмәләре буенча гына билгеләнергә тиеш», — ди табиб.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140943/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев