Бавыр кәтлите пешерәбез
Бу кәтлитләрне пешерер өчен 500 г бавыр, 2 йомырка, 2 суган, 150 г он, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк.
Бавырны элпәсеннән чистартып, ярты сәгать салкын суда тотарга. Аннары иттарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибәргә. 2 йомырка сытарга, он кушарга. Теләгән кеше төелгән сарымсак та өсти ала. Коймак камыры куелыгында масса барлыкка килә. Майлы табага кашык белән салып, коймак сыман кыздырырга.
Суганны вак итеп турап, кишерне уып майлы табада кыздырырга. Азрак майонез кушып болгатырга. Бавыр коймаклары өстенә бу катнашманы тигез итеп сыларга.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев