erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Белә идегезме: помидор үсентеләренә көл суы файдалы

– Көннәр бик җылы тора, дип, помидор үсентеләрен ачык туфракка утырткан идем. Әмма бик начар утыралар, Шуларны ничек рәткә кертергә икән? Сания Дәүлиева, Казан

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:
– Кучереп утыртканнан сон алар авырып ала шулай. Ике атнадан сон, тамырлары тернәкләнеп киткәч кенә, аларны ашларга ярый. Ин яхшысы – тавык тизәген әчетеп сибү. Тик аның белән бик сак эш итәргә: бер өлеш әчеткегә 10 өлеш су салып сибәргә кирәк. Бу максаттан ат, сыер тизәген дә кулланырга мөмкин.
Тирескә ия булмаган шәһәр бакчаларына исә иң беренче итеп мочевина сибәргә мөмкин (10 литр суга 1 шырпы кабы мочевина исәбеннән). Шуннан соң 10 көн узгач, калийлы ашлама сибү әйбәт. Калийлы ашлама юк икән, помидорларга көл суы да бик файдалы булачак.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

http://baltaci.ru/news/bakchachylyk/bel-idegezme-pomidor-sentelren-kl-suy-faydaly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев