erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Белгеч киңәше: колорадо коңгызыннан ничек котылырга?

учреждениесенең Татарстан филиалы әйдәп баручы агрономы Гөлия Газизова бәрәңге уңышын арттыру һәм колорадо коңгызыннан котылу юллары турында сөйләде ("Шәһри Казан").

 

Яхшы уңыш алу өчен иң беренче чиратта бәрәңге сортын дөрес сайлау мөһим. Үз төбәгеңдә районлаштырылган сортларны утырту өчен дөрес була. 

Татарстанның климат шартларында үстерү өчен тәкъдим ителә торган районлаштырылган сортлар:

– тиз өлгерешле (55-65 көн): Капри, Коломбо;

– иртә өлгерешле (70-80 көн): Ароза, Винета, Удача, Ред Скарлет, Аксения, Бабушка, Эл Мундо, Вализа, Динә, Лисан, Миа, Самба, Регги;

– уртача иртә (80-90 көн): Архидея, Адретта, Аустин, Бельмонда, Беттина, Чародей, Валентина, Зумба, Королева Анна, Опал;

– уртача өлгерешле (90-110 көн): Живица;

– уртача соңрак һәм соң өлгереше (110-140 көн): Астерикс, Бафан, Гранада.

Бәрәңгене зур булмаган кишәрлектә үстергәндә, аның чүбен утарга да, су сибәргә, төбен өяргә, авырулардан һәм корткычлардан саклау чараларын күрергә дә өлгереп була. Чабылган үлән түшәп мулчәләү дә туфрактагы дымны сакларга ярдәм итә, чүп үләннәрен дә үстерми.

Сезон дәвамында бәрәңгене түбәндәге ысуллар кулланып тукландыра аласыз:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– актив вегетация чорында, бигрәк тә сабагы нечкә һәм зәгыйфьрәк булса, 15 стакан черемәгә 10 чәй кашыгы мочевина кушып сибәсең.  Бу порция озынлыгы ун метр булган бәрәңге буразнасына исәпләнгән.

– чәчәк аткан вакытта: 30 аш кашыгы көл 10 чәй кашыгы калий сульфаты. Бу порция ун метрлы буразнага җитә.

– бүлбеләр барлыкка килүне тизләтү өчен: 10 литр суга 2 аш кашыгы суперфосфат 2 аш кашыгы калий сульфаты 1 аш кашыгы нитрофоска. Тукланлыру нормасы – һәр төпкә 0,5 литр. 

Мөмкинлегегез булса, бәрәңгегә сезон буена 1-3 тапкыр су сибү яхшы. Бигрәк тә чәчәк ату чорына кызу һәм коры көннәр туры килгәндә.

Колорадо коңгызыннан котылу өчен, химик чаралардан тыш, халык ысуллары да  нәтиҗәле:

– корткычларны кул белән җыеп алыгыз: аларны тоз эремәсе салынган цинк чиләккә җыеп барыгыз да юк итегез.

– бәрәңге сабакларын көл, яки кукуруз оны, йә булмаса коры гипс белән эшкәртегез. Аларны дымлы яфракларга сибү дөрес. Кортлар бу “күчтәнәчне” ашап, ике-өч көннән үләләр. Чәчәк атканчы, ике атнага бер тапкыр кабатлагыз. Аннары – һәр атна. 

– бәрәңге корты тәмәке үсемлеген яратмый. Буразналар арасына шуны утыртыгыз. Кортлар шуның белән сыйлана да үләләр. 

– бәрәңге сабакларын үлән төнәтмәләре белән эшкәртегез (канлы үлән, әрем, помидор сабаклары).

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/belgech-kishe-kolorado-kogyzynnan-nichek-kotylyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре