erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бетчәләрдән коткаручы битлекләр

Саклап куегыз!

1 рецепт. Бетчәләр еш чыга торган биткә солы битлеге килешә. Моның өчен 1 аш кашыгы солы лачауларына куе ботка хасил булганчы кайнар су өстәргә кирәк. Суынгач, шуны биткә сөртеп, кипкәнче тотасы. Аннан бүлмә температурасындагы су белән юарга кирәк. Бу битлекне атнага 2–3 тапкыр ясасагыз, битегез чистарыр, вак җыерчыклар тигезләнер.

2 рецепт. 25 г төссез кынага (хна буявы) 2 аш кашыгы зәйтүн мае салып, бертөрле масса хасил булганчы болгатыгыз. Биткә түгәрәк хәрәкәтләр белән сөртегез дә 10 минут көтегез. Аннары су белән юып төшерегез. Әлеге битлек 1–2 атнага җитә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 рецепт. Банан да җыерчыклардан һәм бетчәләрдән котылырга  булыша. Өч кенә ингредиенттан торган әлеге битлек тә биткә икенче сулыш бирә. Бик тиз эшләнә дә. Бер бананны изеп, 1 аш кашыгы каймак һәм йомырка сарысы кушып, әлеге катнашманы биткә сөртегез. Битлекне биттә 10–15 минут тотып, җылы су белән юыгыз.

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев