erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Борыч үстерүчеләргә киңәшләр

Күпләрнең борычлары инде тишелеп чыгып, матур гына үсеп киләдер. Менә бу киңәшләребез бакча белән яңа гына кызыксына башлаучыларга да, тәҗрибә туплаганнарга да файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Борыч орлыгының озак тишелүе, акрын үсүе билгеле инде. Озак тишелүенең сәбәбе – һава температурасының борыч өчен түбән булуы. Тишелер өчен аңа 25 градустан 29 градуска кадәрге җылылык кирәк. 23 градус җылылыкта борыч 10-14 көн тишелә.

Ә менә тишелеп чыкканнан соң, 5 көнгә температураны 18-20 градуска калдыру бик мөһим. Бу үсентеләр биеккә сикермәсеннәр, зәгыйфь булмасыннар өчен кирәк. Тишелеп чыкканнан соң үсентеләр артык җылыда торса, буйга бик тиз үсеп китә, ә тамырлары үсеп өлгерми, шуңа күрә алар нечкә сыйраклы була. 

Үсемлекләр өчен яктылык бик мөһим. Монысын барыбыз да белә. Ләкин яктылыкның да чиге булырга тиеш. Күпләр бәләкәй үсентеләрне тәүлек буена яктыртырга омтыла. Борычка бу кирәкми. Ул кыска көн үсемлеге. Беренче вакытта көн яктылыгы борыч өчен 14-16 сәгать таләп ителсә, икенче фазада 12-14 сәгать тә җитә. Борычның беренче чәчәк бөреләре 21 көнгә кадәр формалаша, бу вакытта яктылыкның 16 сәгатьтән дә артык булмавы мөһим, югыйсә чәчәк бөресе формалашу вакыты кичектерелә. Үсемлекләр төнлә йокларга тиеш. Фотосинтез фазасы белән йокы фазасы бер чама булырга тиеш. 

Борыч – күпъеллык үсемлек. Әгәр дә шартлары булса, ул бер урында әллә ничә еллар үсә алыр иде. Шуңа да аның тамырлары тирәнгә китәргә ярата. Ә без аны сай савытка утыртып, тамырларына үсәргә комачаулыйбыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Борыч үсентесен күчереп утыртасымы, юкмы дигән сорауга төрле бакчачы төрлечә җавап бирә. Әйе, чынлап та, 3-4 чын яфрагын чыгарган борыч үсентесе күчереп утыртканнан соң тиз генә мантып китә алмаска мөмкин. Ә менә аны бәләкәй чагында, әле чын яфракларын чыгарганчы күчереп утыртсаң, ул моны хәтта сизми дә кала. Бу – сыналган ысул. Борычны контейнерга чәчкән булсагыз, тишелеп чыгып, атна-ун көннән үк аерым стаканнарга күчереп утыртыгыз.

Сер түгел, борыч нәзберек үсемлек. Туфрактагы тозларның югары концентрациясен яратмый ул. Туфракта тозлар күп булса, борычның тамырлары туклыклы матдәләрне ала алмый башлый, кытлык барлыкка килә. Нәтиҗәдә борыч үсүдән туктый. Менә шуңа күрә дә борыч үстергәндә ашламалар белән артык нык мавыгырга ярамый. Помидор үсентесеннән аермалы буларак, борычка баштагы мәлләрдә азот түгел, ә калий һәм фосфор мөһимрәк. Яшь үсентеләр өчен органик ашламалар кулланмыйлар.

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/bakcha/boryc-usterucelarga-bis-kinas

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X