Борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, аңа сөт сибегез
Әгәр борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, ашламалар турында онытмагыз, бигрәк тә җимешләр барлыкка килгән чорда. ("Шәһри Казан")
Халык чаралары:
Көлдән эремә әзерләгез (1 литр суга 1 аш кашыгы исәбеннән). Бер тәүлек төнәтәбез дә шуны тамырларына сибәбез.
Йод белән сөт - бер литp сөткә 10 тамчы йод тамызасы. Катнашманы 10 литр суга кушып сибегез.
Бор кислотасы - 5 литр суга 5 грамм порошок.
Югарыда санап үтелгән тукландыруны тамырларга гына кертергә киңәш итәбез.
Эремәләр әзерләү өчен җылы су кулланыгыз.
Тукландырганчы, башта су сибеп дымландырырга онытмагыз.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/borychlardan-mul-uysh-alyrga-telsgez-aa-st-sibegez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев