erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Цезарь салаты яратучылар өчен тәмле кабымлык

Тәмле булсын!

Цезарь салаты яратучылар өчен, әлеге кабымлыкны ясарга киңәш итәбез. Гади һәм тәмле брускеттаны әзерләү өчен кирәк булачак:


батон(багет);
тавык филесы;
черри(помидор);
сыр;
салат яфраклары кирәк.

Соус өчен: сметана, майонез, сарымсак, яшеллек.

Батонны телемнәргә кисәбез дә, коры табада ике ягын да кыздырып алабыз. Аннан соң шул батонга әзерләнгән соусны ягабыз. Өстенә салат яфраклары, телемләп помидор, майда кыздырып алынган тавык филесы (әзерләгәндә тавык филесын төрле тәмләткечләр һәм тоз салып, әзрәк маринадласагыз да була, кемгә ничек ошый) куябыз. Өстенә сыр уып сибәбез. Кабымлык әзер!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X