Чүпне нәрсә бетерә?
Сезон азагында рапс, гәрчич, арыш чәчеп калдырган очракта да бакчада чүп үләннәре сизелерлек кими.
Бакчада яшелчәләрдән дә алда чүп үләннәре чыга. Аларның вакларын утыйбыз, тирәнрәк тамырлыларын казып алабыз.
Белгечләр фикеренчә, бакчада чүптән арыну өчен мүлчә яхшы ярдәм итә. Хәзер кибетләрдә мүлчәнең ниндие генә юк. Аны үзегез дә ясый аласыз. Алар агач ботакларын ваклап, ылыс, хәтта шул ук чүп үләннәрен (орлыкларыннан башка) киптереп, ваклап ясала.
Алтай ягында, мисал өчен, карабодай эшкәрткәннән соң калган калдыклар бик популяр икән. Ылыстан ясалган мүлчә чүпләрдән генә түгел, үсемлекләрне корткычлардан да саклый. Андый мүлчәне урманда, ылыслы агачлар төбеннән җыя аласыз.
Мүлчә 2-3 см калынлыкта булырга тиеш. Болай эшләгәндә чүп тә үсми, мүлчә астындагы туфрак, су сипкәннән соң да тыгызланмый. Өстәвенә мүлчә дымны да саклаячак.
Сезон азагында рапс, гәрчич, арыш чәчеп калдырган очракта да бакчада чүп үләннәре сизелерлек кими. Рапс һәм гәрчич гликозид дигән матдә бүлеп чыгара. Ул матдә чүп үләннәре үсешен киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев