erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактик чара булып тора. “Сәламәт туклану” проекты “Демография” федераль илкүләм проект программасы кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты – дөрес туклану, сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек нигезе булсын өчен күбрәк халыкны файдалы белемнәр белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү. Шул юнәлештә киңәшләрен бирүне сорап без “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау федераль дәүләт учреждениесенең Арча районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттек. Хәзер аның файдалы киңәшләрен сезгә җиткерәбез.

– Күп кешедә өлкән яшьтә фигура турында кайгыртасы юк, шуңа нәрсә телисең, шуны ашарга була, дигән фикер яши. Әмма бу дөрес түгел. Инде эшләмәүче, лаеклы ялда булган кешеләр дә сәламәтлек турында кайгыртырга, озын гомерле булу өчен кайбер кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәклеген белергә тиеш.  Аның нигезендә нәкъ менә туклануны көйләү ята.

Ризык кеше өчен энергия, аксым, углеводлар, майлар, витаминнар, минераль матдәләр бирүче бердәнбер чыганак. Кыздырылган һәм камыр ризыкларын азрак ашау, тәүлеклек аксым нормасын куллану, майлы ризыклардан читтәрәк тору – без бу хакта беләбез, тик... үтәмибез генә. Әмма алтмышта һәм аннан өлкән яшьтәгеләр     туклану  буенча таләпләрне үтәүне игьтибар үзәгеннән чыгармасыннар иде.

Беренчедән, өлкән яшьтә тоз куллануны чикләргә кирәк. Артык тоз кан басымы күтәрелүгә (гипертония), шешенүгә, инсульт, бөерләр эшчәнлегенә көч китерергә мөмкин.

Аннан организм картайган саен сусауны тою кими. Өлкән яшьтәгеләргә җитәрлек күләмдә су эчүне тәэмин итү кирәк, шулай ук су ашказаны эшчәнлегендә проблемаларны булдырмау өчен дә әйбәт. Иң яхшысы чиста су, сөт, шулпа, сок-лар кебек башка сыеклыклар куллану да шул исәпкә керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь барган саен кешенең ашкайнату системасы эшчәнлеге акрыная, ә бу үз чиратында ашказаны суы һәм селәгәй эшләп чыгаруның кимүенә китерә. Нәтиҗәдә, организмга кайбер төр витаминнар җитәрлек күләмдә кермәскә мөмкин. Җәйге чорда ризыкка күбрәк күләмдә яшел тәмләткечләр өстәргә була. Дөрес иртәнге аш булып солы санала. Яшь барган саен азыкны чәйнәү дә кыенлаша. Азык кабул итү вакытында өлкән яшьтәге кешенең ютәлләве, сулыш алуы авыраюы күзәтелә икән, бу вакытта инде ризыкларның боламык кебекләренә, пешкән яшелчә-җимешләрнең вакланган, консервланган төрләренә өстенлек бирергә киңәш ителә.

Аксым турында да онытырга ярамый. Аксым терлек продуктларында булу сәбәпле, аларның майлылыгына игътибар итү кирәк. Ит майсыз булса (күркә, тавык итләре, диңгез һәм елга балыклары), ә сөт продуктлары нормаль майлылыкта булса яхшы. Кальций өчен аның чыганаклары булган сөт ризыкларын – каты сырлар, кефир, эремчек, сөт куллану киңәш ителә.

Йөрәк-кан тамырлары                                                      системасына, суставларга тискәре йогынты ясаучы гәүдә авырлыгының кинәт кенә артуын булдырмас өчен аз-азлап көнгә биш тапкыр туклану киңәш ителә (өч төп туклану һәм ике капкалап алу). Ризыкны төрләндерергә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк булсын, майлы ризыклар читтә торсын. 

Моннан тыш, көнгә 30 минут физик күнегүләр ясау да организмга яхшы тәэсир итә. Начар гадәтләрдән – тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану – бөтенләй баш тартырга, һич югында киметергә кирәк. Сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев