erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Җеннәр чыгаручы Фәрит хәзрәт Кадыйров: «Нигә бу кешегә кердең?» дип сорагач, гашыйк булдым, ди»

Күз тию, сихер турында еш ишетергә туры килә. Кешегә җен ияләшсә, тагын да хәтәррәк. Безнең авылда яшьли тол калган бер хатын: «Ярты еллап яныма кемдер килә, кочарга тели, тәннәремне күгәртеп бетерә. Үзе күренми дә», – дип зарланган иде. Дин әһелләре моны җен-пәри галәмәте, ди. Җеннәрнең кешегә керү сәбәпләре, алардан саклану хакында Казан шәһәре янындагы Салмачы бистәсенең Хәдичә мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров белән сөйләштек.

Җеннәр кешегә яратып та керә

– Фәрит хәзрәт, җен кешегә нигә керә?

– Бу дөньяда Аллаһы Тәгалә җеннәрне уттан, фәрештәләрне нурдан яраткан. Коръәннең «Зарият» сүрәсе 56 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә: «Кеше белән җеннәрне фәкать Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен халык кылдым», – диелә.  Җеннәр арасында төрлесе бар. Кайсы намаз укый, Аллаһы юлында. Кайсы кешегә начарлык кыла. Җеннең кешегә керү сәбәпләре күп төрле. Кайсы яратып керә, кайсы үч алырга тели. Чибәр кешеләргә күпләр сокланып карый, җеннәр исә, шуннан көнләшеп, матурлыгын бетерер өчен явызлык кылырга мөмкин. Кайчакта туганда ук балаларга җен тигән була. Мондыйлар хакында «нәселенә җен кагылган» диләр. Бу очракта күпме өшкерсәң дә, кешедән җенне чыгару авыр. Җеннәр эт, мәче, кеше кыяфәтендә дә килергә мөмкин. Үземнең дә алар белән сөйләшкәнем булды. «Нигә бу кешегә кердең?» – дип сорагач, төрлесен сөйлиләр: кайсы – фатирым юк, кайсы гашыйк булдым, ди. Җенгә ышанырга ярамый. Алар еш кына алдыйлар.

– Кешегә җен кергәнне тоеп буламы?

– Мондый вакытта кеше хәлсезләнә, күзендә нур югала, сәбәпсез авырырга, күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Эче поша. Кайчак сәбәпсез елый. Кәефе еш үзгәрә. Коръән сүрәләрен тыныч кына тыңлый алмый. Үзенә урын тапмый. Азан тавышы ачуын чыгара.

Зират өстенә йорт салмагыз 

– Йортка да җен керергә мөмкинме?

– Җеннәрне без күрмибез. Алар арабызда. «Бисмилла» әйтми урындыкка утырсак, анда да җен баласы булуы бар. Бервакыт мине берәү йортына чакырды. «Күземә чит кешеләр күренә, аягыма төртеп үтәләр, өемне туздыралар, өстемә су сибәләр, әйберләрне тотып аталар», – дип зарланды бу апа. Барып керсәк, чынлап та, өйнең асты-өскә килгән. Миңа да берсе сугарга өлгерде. Шул чак эшнең нидә икәнен аңлап алдым. Җеннәр бар икән анда. Азан әйтеп, ясин укыгач, өч кенә көн тыныч торганнар да тагын шаулаша башлаганнар. Бу юлы өйнең дүрт чатына азан әйтеп, мылтыктан аттык. Шуннан соң тындылар. Берсендә зират өстендә салынган йортта тыныч түгел дип чакырганнар иде. Бу юлы мылтыктан ату да булышмады. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Кабер өстенә басканчы, утлы күмергә басуың хәерлерәк», – дигән. Зират булган урынга йорт салмаска тырышырга кирәк.

– Кешедән җен чыгарганда нинди догалар укыйсыз?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Коръәннән аятьләр укыйм. Җеннәрне усаллык белән җиңеп булмый, сак кыланырга кирәк. Җен күздән чыкса, кеше сукыраерга, колактан чыкса, саңгырауланырга мөмкин. Авыздан, аяк-кулдан чыкса хәерлерәк. Һәр дога шифалы. Күз тию, сихер чыгарганда, җен пәриләрдән котылу өчен «Аятел Көрси», «Әгъраф», «Саффат», «Та-һа», «Бәкара», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып өшкерәм. Җен кергән, күз тигән кеше өшкергәндә йә елый, йә көлә, кайберләре кычкыра, кеше булып та сөйләшә.

«Бисмилла» әйтеп йөр 

– Күз тиюләрдән түгәрәк ясин белән дә өшкерәләр, дип ишеткәнем бар.

– Зур гына тукыманың, йә катырак кәгазьнең уртасын кеше башы сыярлык итеп кисәләр дә, калган өлешенә ясинне язып чыгалар. Шул түгәрәк ясинне кешенең башыннан кидереп, аягыннан чыгаралар. Шул рәвешле күз тиюләр бетә дип санала. Тик бу өшкерү ысулы шәригать кануннарына туры килми. Диндә ясин белән башкача дәваланалар. Каләмне зәгъфран үләне суына манып, ясинне гарәп хәрефләре белән тәлинкәгә кулдан язалар. Шул дога язылган тәлинкәне чайкаган суны эчәләр.

– Күз тиюдән, җеннәрдән ничек сакланырга?

– Чынлыкта, күз тиюдән бары Аллаһы гына саклый. Һәрчакта да «бисмилла» әйтеп йөрергә кирәк. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Өеннән «бисмилла» әйтеп чыгып киткән кешене 70 мең фәрештә саклап йөрер», – диелә. Җеннәр күбрәк нәҗес урыннарда: бәдрәфтә, мунчада, башка пычрак җирләрдә яши. Шуңа да хаҗәтеңне үтәгәч, бәдрәфтә озак утырмаска, мунчага тамак кырып керергә киңәш ителә. Фото аша бозу да очрый. Шуңа да социаль челтәрләргә фотолар куйганда саграк булырга кирәк. Кабер туфрагы белән сихер кертүчеләр бар. Бозымнардан саклану өчен намаз укырга, Аллаһы кушканча яшәргә, зикерләр әйтергә, тәһарәтле, госелле йөрергә тырышыгыз. Гаурәтләрне каплап йөрү дә күз тиюдән саклый. Сихер чыгарам дип, алдакчы күрәзәчеләр, шарлатаннар корбаны булырга язмасын. Андыйлар хәзер күп. Күбесе космостан көч алам, энергия белән дәвалыйм, дигән була. Әмма алар шайтан белән элемтәдә. Дәваны бирүче – бер Аллаһы.

Шушы доганы иртәнге һәм ахшам намазыннан соң 100әр тапкыр кабатласаң, кешегә сихер, җен кагыла алмас.

«Ләә иләәһә илләллаһү вәхдәһү лә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл хәмдү вә һүә галә кулли шәйин кадиир».

Мәгънәсе:

«Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы бернинди зат юк, бер Раббыбызга гына гыйбадәт кылырга тиешбез, Аның тиңдәше юк. Бөтен патшалык Аның кулында, барча мактау Аллаһы Тәгаләгә генә хастыр. Раббыбыз бөтен нәрсәгә кодрәтледер, бөтен нәрсәгә көче җитә».

Дәвамын Ватаным Татарстаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев