Гади кабымлык рецепты
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан кабымлык (брускетта) рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: багет, кетчуп, каты сыр, моцарелла сыры, әстерхан чикләвеге, руккола.
Табага пергамент кәгазь җәяргә, телемләп киселгән багетларны тезәргә, аларга кетчуп ягарга. Аннары өстенә угычтан уылган сыр сибәргә, моцарелла сыры һәм әстерхан чикләвеге куярга.
Кабымлыкны 200 градуска кадәр кызган духовкага 7-10 минутка куеп алырга. Аннары үзегез яраткан яшеллек белән бизәргә була.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/gadi-kabymlyk-recepty-5856187
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев