erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Грипптан вакцина - иң нәтиҗәле чара

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова

– Чулпан Равиловна, искә төшерик әле, грипп нинди чир ул?
– Грипп – грипп вируслары тарафыннан барлыкка килгән, борын, тамак һәм кайвакыт үпкәләргә зыян китерә торган инфекция чире ул. Вирус йоктырган кеше чирне җиңел яки авыр үткәрә, ә кайбер очракта, кешедә башка авырулар булганда һәм чир катлауланган очракта грипп үлемгә дә китерергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, Европада грипп-тан елына якынча 70 мең кеше үлә.
– Авырмас өчен нишләргә, гриппны ничек кисәтеп була?
– Вакытында вакцина ясату иң нәтиҗәле чара, чөнки нәкъ менә вакцина  грипп вирусыннан саклый. Вакцинаны организмга кертү авыру тудыра алмый, ул иммун системасын инфекциягә каршы көрәшү өчен ныгыта, стимуллаштыра.
– Гриппка каршы вакцина кемнәргә ярый һәм аны кайчан ясатырга?
– Гриппка каршы вакцина барлык кешегә дә тәкъдим ителә. 6 айдан узган балаларга, хроник авыруларга, йөкле хатын-кызларга, авыру йоктыру ихтималы булган урыннарда эшләүчеләргә – медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, социаль хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләргә вакцина ясату аеруча кирәк. Вакцинадан соң иммунитет 2 атна дәвамында ныгый, шуңа күрә моны салкыннар, грипп чоры башланганчыга кадәр башкарырга кирәк, ә төрле сәбәпләр аркасында вакытында вакцина ясата алмаган очракта грипп чоры башында ук  ясатырга була. 
– Грипп штаммнары төрле. Быелгы прививка гриппның нинди төрләреннән саклый?
– Кешегә зарар салучы гриппның ике төп төре бар: А гриппы һәм В гриппы. Алар ел да грипп эпидемиясен китереп чыгара. Кулланышта булган вакциналар бу ике төр вирустан да саклый.
– Гриппка каршы вакциналарның зыяны бармы һәм файдасы нидә?
– Гриппка каршы вакциналар 60 елдан артык кулланылышта һәм алар белән бөтен дөньяда ел саен  миллионнарча кешегә уңышлы гына вакцина ясала. Күзәтчелек органнары һәр вакцинаны ел да игътибар белән өйрәнә. Алдагы елларда ачыкланган вирус штаммнарын күзәтүче галимнәрнең өйрәнүләре нигезендә гриппка каршы вакциналар яңартыла. Вакцина – йогышлы чирне булдырмый калу, җитди авырулар һәм үлем куркынычын киметү өчен иң яхшы чара булып кала. 
– Вакцина ясатканчы витаминнар, гомеопатик чаралар, халык медицинасын куллану отышлырак түгелме икән, дип икеләнүчеләргә ни диярсез?
– Вакцина иммуномодуляторлар, витаминнар, гомеопатик препаратлар, “халык медицинасы“ һәм башка чаралардан  бик күпкә нәтиҗәлерәк.
– Нинди очракларда вакцина ясату тыела?
– Вакцина ясатыр алдыннан табибка күренү мәҗбүри. Гриппка каршы вакцина ясау бик аз очракларда гына кичектерелергә мөмкин: температура югары булганда, хроник авырулар кискенләшкән чорда, вакцина компонентларына реакция булганда ясарга ярамый, бу халәтләрне табиб барлый.
– Вакцинаны бүген-нән ясатырга буламы? Районда вакцина бармы? Кайда ясыйлар?
– Хәзерге вакытта район үзәк хастәханәсендә  гриппка каршы вакцина бар: “Совигрипп“ – зурлар  өчен, “Ультрикс квадри“ – 6 айдан 1-4 сыйныфка кадәрге балалар, йөкле хатын-кызлар (II триместрдан) өчен. Гриппка каршы вакцина фельдшер-акушерлык пункларында (ФАП), амбулаторияләрдә, Яңа Кенәр участок хастаханәсендә, полик-линиканың прививкалар кабинетында көн саен эш сәгатьләрендә үткәрелә. Моның өчен үз участок табибыңа мөрәҗәгать итәргә һәм, сәламәтлегегезнең хәзерге хәлен исәпкә алып, рөхсәт алырга кирәк. Вакцина чиратсыз һәм алдан язылмыйча үткәрелә. 
– Вакцина  җитәрлекме?
– Ел саен вакцина саны халыкның вакцина ясатылырга тиеш категориясен исәпкә алып планлаштырыла. Шуңа күрә барлык теләүчеләргә дә вакцина җитә. Үз  сәламәтлегенә битараф булмаган Һәр кешене дә вакцинациягә чакырабыз!
 – Чулпан Равиловна, кышын үзеңне һәм якын-тирәңдәге кешеләрне инфекцияләрдән һәм авырулардан саклау өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?
 – Кулларны даими юарга, кирәк булганда битлек кулланырга, кеше белән ара 1-1,5 метрдан да ким булмасын, ябык биналарда, халык күп җыелган урыннарда булмаска тырышырга, бүлмәләрне даими җилләтеп торырга,  йөткергән, төчкергән очракта авызны салфетка яки кулъяулык белән капларга кирәк. Тик бу чаралар өстәмә буларак кулланыла, иң нәтиҗәлесе, кабатлап әйтәм, вакытында вакцина ясату.
 – Сүз уңаеннан коронавирус турында да сорыйм. Аның беткәне юк, диләр. Коронавирустан вакцина бармы?
– Әлегә коронавирустан вакцина юк һәм районда да коронавирус белән авыру очраклары юк.
 – Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев