erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Янгынга каршы махсус режим

Хөрмәтле Арча районы халкы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2025 елның 22 декабреннән «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршымахсус режим кертү турында» 1121 номерлы карар кабул ителде. Аның нигезендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр ТР территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатларында билгеләнә.

Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрү объектлары, шулай ук пиротехник эшләнмәләрне сату һәм куллану урыннары аерым контрольдә тотыла.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела (бенгаль утларыннан тыш). Пиротехник эшләнмәләрне бары тик янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри чараларны үтәгәндә генә кулланырга рөхсәт ителә:
1) сертификацияләнгән пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә (бүлекләрдә) сатып алырга рөхсәт ителә.
2) пиротехника кулланганчы инструкция белән игътибар белән танышырга кирәк.
3) пиротехниканы район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары карары белән билгеләнгән махсус мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителә.
4) пиротехник эшләнмәләрне тамашачыдан, капма-каршы яктан кулланырга кирәк.
5) пиротехник эшләнмәне кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.
Тыела:
-салютларны кулда килеш яндыру (хлопушкалар,бенгальутларыннан тыш).
- бүлмәләрдә, биналарда һәм корылмаларда, түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану,
- әгәр фейерверк эшләмәсә  5 минут дәвамында аның янына килеп иелеп карау, 
-әгәр һава торышы шартлары аларны кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәсә,
- эшләнмәләрдә китек урыннары булса һәм яраклылык срогы чыккан булса куллану.
- балаларга пиротехник эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә куллану.
Шулай ук күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга законда билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехник эшләнмәләрне һәм электр гирляндаларын сату тыела. Шулай ук яңа ел уенчыкларының, ясалма чыршыларның янгын куркынычлыгы күрсәткечләре һәм алар белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелгән техник документлары булмаган очракта, аларны сату тыелуын аерым исегезгә төшерәбез.
Районның барлык гражданнарын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җитди карауларын һәм балигъ булмаган балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына профилактик әңгәмәләр үткәрүләрен сорыйбыз.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Гражданнар тарафыннан гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыларны РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартачаклар:

-гражданнарга – 20000сумга кадәр
- вазыйфаи затларга – 60 000 сумга кадәр
- шәхси эшмәкәрләргә 80 000 сумга кадәр
- юридик затларга – 800 000 сумга кадәр.
Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы Шакирзянов А.Э.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев