erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Июнь аенда нинди дару үләннәрен җыярга?

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый.

Тигәнәк (репейник). 
Ашказаны-эчәк тракты авырулары, салкын тию, шешенү, матдәләр алмашын көйләү. Июньнең беренче ике атнасында, бөре вакытта гына җыялар. Үсемлекнең өске өлешен, ян-як ботакларын һәм яфракларын кулланалар.

Сукыр кычыткан (пустырник). 
Нерв системасына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын көйли, югары холестеринны төшерә. Чәчәк атканда җыялар, аның өске өлешен генә өзегез.

Зәңгәр күкчәчәк (василек синий). 
Бөер, бавыр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында кулланыла. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы. Куе зәңгәр төсле чәчәкләре файдалы.

Юкә чәчәге (липа). 
Салкын тию, гастрит, ашказаны чирләре белән көрәшкәндә файдалы. Иммунитетны күтәрә, кандагы алама холестеринны төшерә. Чәчәк аткан вакытында- өлгергәч кенә җыярга кирәк.

Сары мәтрүшкә (зверобой). 
Нерв авырулары, күзәнәкләр яңарту, иммунитетны ныгыту, депрессиягә каршы торуы белән файдалы. Чәчәк аткан вакытында җыялар. Дәвалану өчен чәчәк һәм яфраклы өлеше кулланыла.

Миләүшә чәчәк (фиалка трехвецветная)
Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли. Чәчәк аткан вакытта яфрак-сабакларын җыярга кирәк.

Кыңгырау чәчәк (колокольчик полевой). 
Ялкынсынуларга, микробларга каршы көрәшә. Тынычландыра, авыртуны баса. Йөткерү, баш авыртуы, эч кибүдән булыша. Тамырын, сабагын, яфрагын, орлыгын җыярга киңәш ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Канлы үлән (чистотел). 
Үт куыгы, бавыр, эчәклек, ашказанының хроник авырулары, ревматизм, псориаз, экзема, гөмбәчек, сөял, бетчәгә каршы кулланыла. Сабаклары һәм яфраклары файдалы.

Алтынбаш (золототысячник малый). 
Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы. Чәчәк аткан вакытыннан алып, тамыр янындагы яфраклары яшелдән сары төскә керә башлаганчы җыялар.

Әрекмән (лопух). 
Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез. Тамырын җыярга кирәк.   Әрем. Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша. Яфраклары кулланыла.

Нарат күркәсе (сосновая шишка). 
Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара. Июньдә яшел, өлгереп җитмәгән күркәләрен җыялар.

Игътибар! Үләннәрне кулланганчы табиб белән киңәшләшегез. Тискәре йогынтысы булырга мөмкин.

Тулырак: https://saby-rt.ru/news/slamt-tnd-slamt-akyl/iiun-aenda-nindi-daru-ulannaren-yiarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев