Җимешле как рулеты рецепты
Ике ятьмә алма яки чия кагы алырга.
Эчлек өчен: 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, 300 грамм күрәгә, 100 грамм ак май, 0,5 банка куертылган сөт.
Барысын бергә иттарткычтан чыгарырга, йомшарган май һәм куертылган сөт белән болгатырга. Как ятьмәләренә эчлекне юка итеп ягарга, төрергә. Как рулетын ак какос вагында тәгәрәтеп алырга һәм ярты яки бер сәгатькә туңдыргычка куярга.
Җимешле рулет витаминнар җыелмасына бай булачак һәм ул табынны һичшиксез бизәячәк.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/imesle-kak-rulety-recepty-5855562
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев