erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Имтиханга кергәндә, нинди дога укырга?

Ел азагы - мәктәп укучылары өчен дә, студентлар өчен дә, әти-әниләр өчен дә борчылу вакыт. Берәүләр чирекне уңай билгеләргә тәмамлау, зачет-имтиханнарны уңышлы бирү өчен тырышып ут йотса, икенчеләр балалары өчен ут йотып тора ("Шәһри Казан").

 

Имтихан-зачетларга кергәнче, контроль эшләргә тотынганчы, шушы догаларны укып, Аллаһыдан ярдәм, гыйлем һәм тел ачкычлары сорагыз.

⃣بسم الله الرحمن الرحيم
«Бисмилләһир-рахманир-рахим».
«Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!»

⃣ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير
«Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр».
«Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит».

⃣رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا
«Рабби зиднии гыйлмән»
«И, Раббым! Гыйлемемне арттыр» («Та Һа» сүрәсе, 114).

⃣اللَّهُمَّ انْفَعْنَا بِمَا عَلَّمْتَنَا وَعَلِّمْنَا مَا يَنْفَعُنَا وَزِدْنِي عِلْمًا
«Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии  гыйлмән».
«Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде».

5️⃣ رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي
«Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии».
«И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш». («Та Һа» сүрәсе, 25-28).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Дин вә мәгыйшәт

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/imtikhanga-kergnd-nindi-doga-ukyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X