erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Иртән каһвә эчәргә ярыймы?

Кофеның файдасы бармы һәм ни өчен аны ач карынга эчәргә ярамый, бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында диетолог Маргарита Королева сөйләгән

Иртәнге аш вакытында кофе эчү гадәте йокыдан уяну максаты белән кергән. Табиб-диетолог, "Маргарита Королева клиникасы" җитәкчесе Маргарита Королева аңлатканча, әлеге эчемлекне иртәнге аш вакытында эчсәң, азык эчендә булган минерал һәм микроэлементларны үзләштерү процессы бозылырга мөмкин.
"Кофе тимер, цинк, магний һәм кальций кебек минералларны үзләштерү процессын боза. Бу минераллар - хатын-кыз һәм ир-атлар сәламәтлеге өчен  нигез булып тора", - дип аңлаткан Маргарита Королева Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

Бер чынаяк каһвә хәл кертеп җибәрә анысы, ә менә аны күп итеп эчкән очракта, киресенчә, бөтен хәлне алачак. Бу эчемлек организмны дымсызландыра. Шуңа да күп итеп каһвә эчүчеләргә тәүлек буена аны су белән чиратлаштырырга киңәш итә диетолог.
"Ашарга ярты сәгать кала яки ашап бер сәгать узганнан соң каһвә эчү киңәш ителә. Мондый очракта гына ул файдалы һәм кеше организмында минераль балансны бозмаячак", - дип билгеләде Маргарита Королева.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: https://pixabay.com/ru/

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/irtn-kav-echrg-yaryymy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре