Кабактан кайнатма рецепты
Кабакны шакмаклап турарга кирәк
Кабактан кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.
Кайнатма ясау өчен 800 г кавын, 1 лимон, 400 г шикәр комы кирәк булачак.
Кабакны шакмаклап турарга. Лимон согын сыгып, кабыгын угычтан уарга.
Кабакка шикәр комы сибәргә, 3-4 сәгатькә йә бер төнгә караңгы урында калдырырга.
Шуннан соң әлеге массаны плитәгә куеп, кайнатырга, кайнап чыккач 5 минут сүрән утта тотарга.
Аннары суытырга кирәк. 5 сәгать узгач, лимон согы һәм угычтан чыгарылган кабакны өстәп, янә 5 минут кайнатырга, кайнап чыккач 5 сәгать көтәргә.
Өченче тапкыр нәкъ шулай кайнатып чыгаргач кайнатма әзер була.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/kavynnan-kaynatma-retsepty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев