erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Хиканли пешерү ысулы (Мәрьям Миңнегуловадан)

Тәмле булсын!

Камыр өчен: Ярты стакан җылымса, тозлы су, 1 йомырка, 2 аш калагы көнбагыш мае, он. Эчлек өчен: Үткәрелгән ит белән суган, яшеллек, тоз, 5,6 аш калагы кайнаган салкын су, борыч.

Эш барышы:

Су, тоз, йомырка, май, он салып, камыр басабыз да бер 15 минут ял иттерәбез. Эчлекне әзерлибез: иттарткычтан үткәрелгән ит, суганга тоз, борыч, яшеллек, су салып болгатабыз. Камырны җәябез, чәй тәлинкәсе белән кисәбез. Камырны мин үзем җәенке савытка куеп эчлек салып бөрәм, аннан артык камырны махсус кайчы белән кисеп алам да, тозлы кайнаган суга салып пешерәм. Пилмәннәрне берәм берәм салам, салган саен кабарып чыкканын көтәм, миске төбенә ябешмәсен. 15 минут чамасы пешерәм.

Тәмле булсын! Сезне яратып, Мәрьям.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев