erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кишер утырту ысулы

Халык синоптигы, бакчачы, райондашыбыз Рәис Шәкүров кишер утырту һәм аны саклау буенча киңәшләрен әйтте

Бакча эшләре башланыр алдыннан, күпләргә таныш Рәис Шәкүров белән күрешеп сөйләштек. Әлеге язмада кишер утырту серләре белән бүлешәбез:

«Кишернең орлыгы яхшы булса, ул әйбәт тишеләчәк. Иң элек орлыкны ышанычлы җирдән алыгыз. Аннан соң түтәлдәге туфрак җиңел һәм ашламалы булсын. Түтәл ясаганнан соң, орлык чәчәсе буразналарны озын буйга таба ясагыз. Орлыклар сирәк тишелсен дисәгез, бер ысулын әйтәм. Литр ярымлы шешәгә 300 грамм тирәсе орлык саласыз һәм шешәне су белән тутырасыз. Шешәнең капкачын, кадакны эчке яктан тыгып тишәсез. Шушы әзер массаны ясалган буразнага теге тишектән агызып барасың. Бу тикшерелгән ысул. Шулай эшләсәгез, кишерне сирәклисе дә булмаячак», – дип уртаклашты бакчачы.

Кишерне саклау буенча, иң яхшысы – идән астында юеш комда саклау, диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев