Күпкә китсә агу. Белер-белмәс витаминнар эчү нәрсәсе белән куркыныч?
Бүген ил халкының 84 проценты көн дә витамин эчә. Шуларның нибары 32 проценты гына анализ тапшырып, табиб белән киңәшләшә икән. Пандемиядән соң илдә витаминнар белән мавыгучылар саны бермә-бер арткан. Сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. © Ватаным Татарстан
Шул рәвешле илдә даруларны гына түгел, витаминнарны да белер-белмәс эчүчеләр саны арта. Соңгысы тагын да куркынычрак, ди белгечләр. Ник дигәндә, организмда теге яки бу витамин артып китсә, җитди чир пәйда булырга мөмкин, дип кисәтә алар. Табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһанова белдерүенчә, кайбер витаминны фәкать анализ тапшырганнан соң гына эчәргә ярый.
– Әйтик, В12 витаминын, фолий кислотасын анализ тапшырмыйча һич кенә дә эчәргә ярамый. В12 витамины күп очракта ит ашамый торган кешеләрнең организмына җитми. Безнең республикада да гипотиреоздан (калкансыман биз авыруы) интегүчеләр күп. Бу организмга йод җитмәүне күрсәтә. Ләкин шулай да аны гормоннарны тикшертмичә эчәргә ярамый. Йод кулланыр алдыннан ТТГ, ТПО анализларын тапшырырга кирәк, – ди табиб.
Рәсми саннарга күз салсак, бүген илдә һәр ике хатын-кызның берсе тимергә кытлык кичерә. Әмма белгечләр аны да табиб күрсәтмәсе буенча гына эчәргә кирәк, дип кисәтә. Моның өчен иң элек гомуми кан анализы тапшырырга, ферритинны тикшертергә кирәк. Бакыр, селен кебек минералларны да анализ тапшырганнан соң гына кулланырга ярый.
Организмга кирәгеннән артык витамин керү нәрсәсе белән куркыныч соң? Элина Борһанова моны каш ясыйм дип, күз чыгаруга тиңли.
– Әйтик, Д витамины артык булганда, бөерләргә, үт куыгына таш утырырга, анализ тапшырмыйча гына В12 витаминын эчкән кешеләрнең йөзен кып-кызыл бетчә басарга мөмкин. Аны яман шеш диагнозы куелган кешеләргә дә куллану тыела. С витаминын кирәгеннән артык куллану бөергә ком утыртырга сәләтле. Селен, цинк кебек минераллар да куркыныч. Бик зур дозалар кулланганда кешенең күңеле болганырга, ярсучанлыгы көчәергә, эче китәргә мөмкин, – дип кисәтә табиб.
Организмда А витамины күбәеп китсә, кешенең күз күрүе начарланырга, көзән җыерырга, йөрәге, бавыр һәм бөере начар эшли башларга мөмкин. Е витаминын чамадан тыш күп эчкән кешенең башы шаулый.
Дәвамы сылтама буенча: https://vatantat.ru/2025/02/161972/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев