Күз табибына күрен
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында турыдан-туры эфирда Татарстанның атказанган табибы, профессор Адамек исемендәге клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы урынбасары Елена Жиденко чыгыш ясады.
Күзләр сәламәтлеге, аларны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.
Күзләр... Барыбызны да – баладан алып әби-бабайга кадәр – кызыксындырган тема бу. “Әгәр дә күзләр белән проблема булмаса, күзләр борчымаса, авыртмаса, елга бер тапкыр күз табибында күренү җитә”, – дип киңәш итә табиб-офтальмолог Елена Жиденко.
Ә нинди очракта күз табибына барырга?
“Әгәр дә кинәт кенә начар күрә башлаганыгызны сизсәгез, кичекмәстән күз табибына барырга кирәк, – ди табиб. – Соңгы вакытта күзләрнең күрү сыйфатын тикшерү җиһазлары камилләшә, яхшыра бара. Шуңа да күз авыруларын башлангыч вакытында, иртә ачыклау мөмкинлеге бар хәзер. Хәтта шикәр диабеты барлыгын күз табибы ачыкларга мөмкин. Ул күздәге шикәр чиренә хас үзгәрешләрне ачык-лый һәм, монда диабетка хас шикле үзгәрешләр бар дип, авыруны табиб-эндокринологка күренергә җибәрә”.
Глаукома чире башлангыч чорында үзен сиздерми икән. Аның билгеләре менә нинди булырга мөмкин: күз күреме начарлана, күзләр арый, күздә ниндидер чит әйбер бар сыман.
Диспансерлаштыру үтәргә кирәклегенә басым ясый күз табибы. “Диспансерлаштыру үткән вакытта эчке күзләр басымы, күз күреме тикшерелә, – дип сөйли табиб. – Кимчелекләр ачыкланса, пациент белгечкә – күз табибына җибәрелә. Табиб тикшереп, диагноз куя. Әгәр дә инде дөрес диагноз кую өчен техник мөмкинлекләр җитмәсә, ул вакытта табиб пациентны тагын да дөресрәк анализ ясаучы диагностикага юллый”.
Күз күреме яхшы булганда аны сакларга кирәк. Ә вакыт узгач, күз күремен элекке халәтенә кайтаруы кыенлаша. Шуңа күрә күзләрне сакларга, табибка күренеп торырга, кирәк икән, дәваланырга кирәк. Вакытны ычкындырмаска!
Күзләрнең күрү сыйфаты начарланган очракта аны операция юлы белән генә төзәтеп, дәвалап буламы? Бу күпләрне кызыксындырган сорау.
“Күзләрнең күрү сәләте оптикадан, оптик структурадан тора. Ә инде күзләрдә нәрсәне дә булса җитди үзгәртергә кирәк икән, әлбәттә, моны бары тик хирургия юлы белән генә хәл итеп була. Әгәр дә без ерактан начар күрсәк, күзләр томан аша күрсә – бу очракта без я күзнең үтә күренмәле мөгез катламын, я күз ясмыгын (хрусталикны) үзгәртәбез. Ә инде профилактикага килгәндә, витаминнар кулланырга, күзләргә күнегүләр ясарга, карау режимын сакларга кирәк. Компьютер, гаджетлар белән озак шөгыльләнмәскә, дәрес әзерләгәндә, китап, газета укыганда дөрес утырырга, яктылык җитәрлек булырга тиеш.
Гаджетларда, компьютерда озак эшләсәң – алар күзләргә көч китерә, ардыра. Безнең күзләр бик якыннан карау өчен яратылмаган, аларга артык көч китерергә ярамый. 45 минут компьютерда эшләсәң, телефонда утырсаң, 15 минут ял итеп алырга кирәк. Компьютер 60-70 см ераклыкта булырга тиеш. Ә гаджетлар – 30 см ераклыкта. Дөрес, хәзер тормышны гаджетлардан башка күз алдына китереп булмый. Балалар да хәзер өйдә генә түгел, мәктәптә дә гаджетлар, компьютерлар ярдәмендә укыйлар. Без дә әлеге заманча техникалар белән эшлибез. Алардан башка хәзер яши алмыйбыз. Әмма сәламәтлек турында онытмаска кирәк. Һичшиксез тәнәфесләр ясарга. Сәгатьләр буе гаджетлар экранына карап утырмаска, икенче эш белән мавыгып алырга кирәк. Йөреп кер, эшләп, ял итеп ал һ.б.
Күзгә күнегүләр ясау да файдалы. Беләбез, әмма эшләмибез. Доктор файдалы бер күнегү турында сөйләп алды. Якыннан бер әйберне карыйсың һәм шунда ук күзләрне ерактагы икенче әйбергә күчерәсең. Күзләргә бу күнегүнең тәэсире шунда ук сизелә. Мисал, тәрәзә янына киләсең, пыялага фломастер белән нокта ясыйсың, шул ноктага карыйсың да, секундлар эчендә күзләрне урамдагы агачка яки башка нәрсәгә күчерәсең. Аннан тагын тәрәзәдәге ноктага карыйсың.
Күзләрнең аруы әйбәт түгел, нәтиҗәдә күзләрнең мускуллары арый, тора-бара карау, күрү бары тик якынга гына ияләшә.
Күзләрнең күрү сыйфаты өлкәнәя барган саен начараямы? Әллә витаминлы ризыклар ашап, күзгә күнегүләр ясап, режим белән компьютер, гаджетлар белән шөгыльләнсәң, урамда йөреп керсәң үзгәрмидәме? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Әмма, табиб әйткәнчә, организмның картаюын туктатып булмаган кебек, сер түгел, күзләр дә картая. “40 яшьтән соң күзләрнең хрусталигы үзгәрә, – дип сөйли күзләр табибы Елена Жиденко. – 45 яшьтә, кагыйдә буларак, күпләр инде якыннан яхшы күрү өчен күзлек кия башлый. Бу өлкәнәя барган саен чәчләр агару, тәнгә җыерчыклар чыгу кебек гадәти хәл. Шуңа күрә без моңа тыныч карыйбыз. Ә менә өлкәнәю белән килеп чыккан күз авырулары турында аерым сөйләшергә кирәк. Мәсәлән, глаукоманы гына алыйк. Глаукоманың килеп чыгуы генетика белән дә бәйле булырга мөмкин, гомумән, аның сәбәпләре күп. Әмма бу чир булмаска да мөмкин. Ул бөтен өлкән кешедә була дигән сүз түгел. Глаукома белән олы яшьтәге кеше генә авырмый, ул урта яшьләрдә дә булырга мөмкин. Шуңа күрә дә күз табибында тикшеренеп торырга кирәк. Чир башлангыч вакытында ачыкланса, аны дәвалавы җиңелрәк”.
Диспансерлаштыру үткән вакытта табиб-офтальмолог карап, өлкән яшьтәгеләргә хас чир – күз алмасының эчке челтәрле катламы үзгәрүен ачыклый. Бу чирне башлангыч чорында ачыклап дәвалый башласаң әйбәт, күрү сәләтен бик начар хәлгә җиткермисең. Табиб белән бер сүздә булсаң гына – күзләрнең күрү сәләте сыйфатлы булачак.
Хәзер балалар күзләренең күрү сыйфаты начарлануы турында да дәшми калып булмый. “Әйе, – диде табиб. – Элек безгә өлкән кешеләр мөрәҗәгать итсә, хәзер балалар, яшүсмерләр, яшьләр, төрле буын кешеләре килә. Ни өчен балаларның күзләре начар, чөнки сәбәпче – гаджетлар. Көннәр буе телефонда, компьютерда утыру күзләр өчен бик зыянлы, нәтиҗәдә күрү сыйфаты начарлана”.
Фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев