erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көзен иммунитетны ничек ныгытырга?

Көзнең төп тәмләткече – куркума. Ул ашкайнату процессына уңай йогынты ясый, матдәләр алмашын һәм эчәклек флорасын көйли, организмдагы ялкынсыну процессларын баса.

Димәк, бу тәмләткечне яраткан кешегә бронхит белән салкын тиеп авырулар куркыныч түгел.

Буыннар өчен цитруслылар. Алар организмга вирусларга каршы көрәшергә ярдәм итә торган С витаминына бай. Шулай ук аскорбинка буыннар өчен кирәкле коллаген барлыкка килү өчен кирәк.

Үрдергән бодай ашарга кирәк. Бодайны яхшылап юып, дымлы марляга төрегез һәм берничә көн көтегез. Марля дымлы булып торырга тиеш, суы артык күп тә булмасын. Үрдергән бодай орлыгында калий, кальций, магний, натрий, фосфор, тимер, бакыр, марганец, селен, цинк, А, D, E һәм В витаминнары бар. Ә иң зур байлыгы – ниацин яки В3 витамины. Ул ашказанын төрле авырулардан, аерым алганда гастриттан саклый.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kzen-immunitetny-nichek-nygytyrga

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үрдергән бодайдан салат рецептын тәкъдим итәбез: бер бәйләм яшел салат яфрагы, бер кыяр, бер помидор, бер уч  үрдергән бодай орлыгы, тоз, зәйтүн мае, лимон согы кирәк була. Салат яфрагын кул белән генә өзгәләп, кыяр, помидорны эре итеп турап, калган ингредиент­ларны салып болгатыгыз.

Имбирлы лимонад та файдалы: ­2 лимон, 1 стакан газлы минераль су, 1-2 см имбир тамыры, 3 аш кашыгы шикәр комы, боз кирәк. Лимон согын сыгабыз. Имбирны нечкә итеп буйга турыйбыз, өстенә бер стакан кайнар су агызабыз. Шикәр комы кушып, 5 минут сүрән утта тотабыз. Сөзеп, лимон согы белән газлы су һәм боз салабыз.

Тәмләткечле чәй: киптергән 2 канәфер, кечкенә генә 1 имбир кисәге, 3 гр корица, 5 гр коры кара чәй, 500 мл су, угычтан уылган лимон кабыгы. Канәфер, имбир тамыры, корица өстенә су салып кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга, уттан алып, кара чәйне, лимон кабыгын салып төнәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X