erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Май аена бакча календаре: кайчан нәрсә утырту отышлы?(»Интертат»)

«Әгәр моңарчы бу календарь буенча эшләгәнегез булмаса, сынап карагыз – аерманы бик тиз сизәчәксез», – дип киңәш итә агроном.

Яхшы уңыш алу өчен, бик күп бакчачылар ай календарена күз сала. Май аеның башы, уртасы һәм ахырында нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне, чәчәк һәм яшел тәмләткечләрне утыртырга, шулай ук, орлыкны түтәлгә чәчү, үсентеләрне ачык һавага чыгару өчен әйбәт көннәр турында агроном киңәшләре – РИА Новости сайты яза.

Ай календаре буенча утырту

Календарьны ай фазаларына карап төзиләр. Ул орлык чәчү я утырту өчен кулай көннәрне күрсәтә, кайсы вакытта бакча эшләре белән шөгыльләнергә, ә кайчан ял итәргә икәнлеген белергә ярдәм итә.

Ай фазасының бакча эшләренә тәэсире:

* Яңа ай туганда (баштагы 3 көне) – ни дә булса утырту яки күчереп утырту ярамый торган көннәр;

* Үсүче ай – җимешләре җир өстендә өлгерә торган үсемлекләрне утырту өчен кулай вакыт, бу – җиләк, җиләк-җимешләр, кайбер яшелчәләр, чәчәкләр һ.б.

* Тулган ай (барысы 2 көн) – чүп утау, ашлама кертү, зарарлаучы бөҗәкләр һәм чирләрдән эшкәртү өчен әйбәт.

* Кимүче ай – энергия түбән таба, җиргә юнәлгән вакыт. Бу чорда суганчалар, тамыразыклар утырту яхшы.

Майда нинди яшелчәләр утыртырга?

«Барлык яшелчәләрне дә шушы вакытта утырталар яки күчереп утырталар», – дип ачыклык кертә агроном Альбина Павлова.

Кәбестә

«Көзгә бакчада алагаем зур кәбестә кәчәннәре кукраеп утырсын өчен, орлыкларны дөрес сайлау һәм аларны вакытында утырту мөһим. Башта чәчүлек материалны «Нитрофоска» яки «Фитоспорин» белән эшкәртергә кирәк», – ди эксперт.

Ак кәчәнле кәбестә

Иртә сортлы кәбестә тыгыз һәм авыр булмый. Ләкин аның төп өстенлеге бу түгел. Җәй уртасына инде бакчачылар аның беренче уңышын җыеп ала, хуш исле щи һәм борщ пешерә, салатлар ясый. Соң өлгерүче сортлар исә беренче көзге кырауларны ярата, бу вакытта ул аеруча сусыл һәм кетердәвек була.

Май аенда кәбестә утырту өчен әйбәт көннәр: 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24.

Төсле кәбестә

Кәбестәнең бу төре үсешенең беренче этабында иртә сортлы ак кәчәнле кәбестәгә охшаган. Ләкин ахырда ак һәм сөт төсендәге төркемчәчәкле үсемлекләр формалаша. Төсле кәбестәне үсентегә дә, орлыгын туры ачык грунтка да утырталар. Моның өчен иң кулай вакыт 1-15 май аралыгында.

Ташкабак

Ташкабакны май аенда ачык түтәлгә утыртырга була. Ләкин һава температурасын күздән ычкындыру ярамас, бигрәк тә, кырау төшә торган төннәрдә. Андый куркыныч булганда, шытып чыккан үсентеләрне ябарга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Майда ташкабак утырту өчен иң әйбәт көннәр: 6, 13-15, 17, 22-24.

Кабак

«Мускат сортлы – хуш исле һәм йомшак; каты кабыклы – баллырак, ләкин тышы каты; эре җимеш бирә торган – кабаклары алагаем зур үсә. Болар барысы да – кабак турында. Дөрес итеп тәрбияләгәндә, бу төрләрнең барысын да үстереп була», – ди Альбина Павлова.

Чөгендер

Белгеч сүзләренә караганда, бу тамыразык көчле һәм түзем, язгы салкыннардан курыкмый, шуңа күрә, тыныч күңел белән, аны ачык түтәлгә утыртырга була. Утырту өчен орлык сайлаганда, берничә факторны: өлгерү вакыты, тәме, төсе һәм формасын истә тоту кирәк.

Май аенда чөгендер утырту өчен кулай көннәр: 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24.

Шалкан

Бу тамыразык тикмәгә генә әкият героена әверелмәгән, әлбәттә. Аны файдалы үзлекләре, зур булуы һәм тәме өчен яраталар.

Шалкан утырту өчен иң әйбәт вакыт: 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24 май көннәре.

Кыяр

«Май аенда ачык грунтка утырткан кыярга җил тияр, дип куркасы юк, аның өчен язгы кояш нурлары да куркыныч түгел», – ди Альбина Павлова.

Кыярны 2-4, 6, 13-15, 17, 22-24, 30, 31 май көннәрендә утыртсаң, уңарсың.

Кишер

Кышка саклау өчен кишерне нәкъ менә май аенда утырту әйбәт. Кишер сәламәт һәм нык булачак. Кишер чебене зарарлау куркынычы да, иртә язда утырткан кишергә караганда, әзрәк.

Аны майның 1, 2, 5-7, 15, 19, 20, 23, 24, 27, 28 көннәрендә утырту зарур.

Дәвамы чыганакта: https://intertat.tatar/news/mai-aena-cacu-kalendare-kaican-narsa-utyrtu-otysly-5859141

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев