erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мәскәү табибы: «Өстәлгә тоз савыты куймаска кирәк»(«Интертат»)

Дөрес туклану инсульттан һәм йөрәк өянәгеннән коткара аламы? Йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң зарарлы ризыклар нинди? Телевизор карау нәрсә белән яный? Күптән түгел Казанда узган кардиологлар конгрессында катнашкан Мәскәү табиблары бу һәм башка сорауларга җавап бирде.

Йөрәк белән бәйле проблемаларны булдырмас өчен 5 киңәш

Дөрес туклану – инсульт һәм йөрәк өянәген профилактикалау процессында төп факторларның берсе, дип ышандыра табиблар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Терапия һәм профилактика медицинасы милли медицина тикшеренү үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары авыруларын реабилитацияләү һәм икенчел профилактикалау бүлеге җитәкчесе, профессор Марина Бубнова йөрәк һәм кан тамырлары белән җитди проблемалар булдырмас өчен 5 гади киңәш бирә. Бу хакта ул «Татар информ» журналисты Эвелина Киселевага сөйләде.

Киңәш №1

Тәмәке тартуны ташларга кирәк.

«Бу – бик мөһим киңәш. Аны үтәү авыр, психологик бәйлелек барлыгын аңлыйм. Ләкин озын һәм бәхетле тормыш алып барырга теләсәгез, моны эшләргә кирәк», – ди Марина Бубнова.

Киңәш №2

Белгеч сүзләренчә, җәмгыятебезнең тагын бер проблемасы – аз хәрәкәт итү. Физик активлыкны арттырырга кирәк.

«Йөрергә кирәк. Шул ук вакытта адымнар тиз булырга тиеш, көн саен 10 мең адым йөрү бик яхшы нәтиҗә, әмма моның кадәр йөри алмыйсыз икән, 6 мең адым үтү дә яхшы. 2 мең генә адым үтсәгез, бу да начар түгел», – диде ул.

Марина Бубнова йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге өчен велосипедта йөрү бик файдалы булуын сөйләде.

Киңәш №3

Дөрес тукланырга кирәк. Табиб сүзләренчә, рационда яшелчәләр күп булырга тиеш: кәбестә, кузаклылар, яшел үләннәр һ.б.

«Кызгылт сары һәм кызыл төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк, чөнки аларда күп төрле туклыклы матдәләр бар», – диде Марина Бубнова.

Киңәш №4

Тоз куллануны чикләргә кирәк. Мәскәү табибы ризыкка тоз сипмәскә, аш өстәленә тоз савыты куймаска киңәш итә.

«Тоз кан басымын күтәрә. Әгәр дә кан басымы югары булса, тозлы ризыкларны куллануны чикләү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Казылык ише ризыкларны чикләргә, атнага 2-3 тапкыр аз күләмдә ит ашарга кирәк», – ди ул.

Киңәш №5

Организмдагы холестерин күләмен белергә кирәк. Бу – төп күрсәткеч, ди табиб. Аны 18 яшьтән башлап тикшереп торырга кирәк, бу – ирләр өчен аеруча мөһим, чөнки атеросклеротик авырулар нәкъ менә ирләрдә бик иртә башлана.

«Холестерин дәрәҗәсе эчтә булган холестерин синтезына гына түгел, ә без ашаган ризык күләменә дә бәйле. Холестеринга бай һәм майларга бай ризыклар бар», – ди белгеч.

Йөрәк авыруларына каршы торучы ризыклар: мифмы, әллә чынбарлыкмы?

Дөрес туклану турында «Татар-информ»га Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Терапия һәм профилактик медицина буенча милли медицина тикшеренү үзәгенең туклану эпидемиологиясе лабораториясе җитәкчесе Наталья Карамнова сөйләде.

Аның сүзләренчә, яфраклы яшелчәләрсез яшәргә ярамый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әйдәгез, бүгеннән башлап, сезнең өчен тәмле булган ризыкны сайлыйк – бу кәбестә салаты, яфраклы яшелчәләрдән гарнир, шпинат белән тутырылган кәтлит булырга мөмкин», – дип тәкъдим итте ул.

Наталья Карамнова сүзләренчә, дөрес туклану гадәтләре буыннан-буынга күчә ала: ата-анадан балаларга да, балалардан әби-бабаларына да.

Йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң файдалы һәм иң зарарлы продуктлар

Наталья Карамнова йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң файдалы һәм иң зарарлы продуктлар исемлеген төзеде.

Файдалы ризыклар исемлегендә, беренче һәм икенче урыннар сырлар һәм яшелчә, җиләк-җимешкә бирелә.

Өченче мөһим продукт – җиләкләр.

«Бу – уникаль продукт. Җиләкләрдә азык җепселләре күп. Алар аз калорияле. Җиләкне күп итеп ашарга мөмкин», – ди белгеч.

Исемлекнең дүртенче урынында – яфраклы яшелчәләр, яшеллек: руккола, шпинат, базилик, тархун, сельдерей, укроп. Наталья Карамнова хәзер модада булган мангольд һәм кейлны да өстәде.

Бишенче урынга белгеч ярмалар һәм кузаклы продуктларны куйды. Аның әйтүенчә, алар протеинга, кальцийга, азык тимеренә бай, лимон согы кушылса, алар тагын да яхшырак үзләштерелә, аларда – азык җепселләре, В төркеме витаминнары да күп, күпләрендә А төркеме витаминнары да бар.

«Балыкны мөмкин кадәр күбрәк ашарга кирәк, чөнки күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, балык йөрәк-кан тамырлары патологияләреннән үлемне һәм йөрәк ишемиясе авырулары үсеше куркынычын киметә», – ди кардиолог Марина Бубнова.

Дәвамы чыганакта: https://intertat.tatar/news/maskau-tabiby-ostalga-toz-savyty-kuimaska-kirak-5859196

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев