Министр сәламәтлекне сакларга куша
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектның тормышка ашыруга багышланган матбугат брифингы булды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.
Министр Татарстанда әлеге проект кысаларында федераль һәм республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
2023 елга республикада 28 объект, шул исәптән өч поликлиника төзү планлаштырылган. Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасы ачылды инде. Татарстанда 25 ФАП төзелеше алып барыла. Татарстан ФАПлар төзелеше буенча Россиядә алдынгы урында тора. Төзелеш, төзекләндерүдән тыш, сүз биналар эчендәге уңайлыклар, дәвалау, медицина тикшерүләре буенча алдынгы технологияләр, кадр-лар турында да булды.
Министр йөрәк-кан авырулары буенча үлүчеләр саны беренче урында, онкологиядән – 2нче, спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгу, юл һәлакәтләрендә һәм башка медицина белән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында килеп чыккан үлем очраклары өченче урында тора, дип әйтте.
Кадрлар мәсьәләсе буенча аерым сөйләшү булды. Министр журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Киңәшмәдә авыл җирендәге фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүче медицина хезмәткәренә ярдәмче әзерләү турында яңалык ишеттек. Оренбург өлкәсендә бу тәҗрибә кулланыла икән инде. “Якын көннәрдә, мөгаен сентябрьдән башлап, һәр районнан, алай гына түгел, ФАП булган һәр авылдан фельдшерга ярдәмче булып эшләү өчен бер кешене медицина көллиятенә 6 айлык курсларга укырга җибәрәбез, – дип сөйләде министр Марсель Миңнуллин. – 6 айлык курслар үтүче санитар яки кече шәфкать туташы кадрсыз буш ФАПларда гына түгел, фельдшер булган пунктларда да ярдәмче булып эшләячәк”. Республикада ФАПлардагы кадрлар проблемасын хәл итү өчен шундый 1600 кече шәфкать туташы кирәк.
Медицина уку йортын тәмамлаган студентларның авыл җиренә эшкә кайтмау мәсьәләсе дә күтәрелде. “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республиканы алты медицина берләшмәсенә бүлдек. Аларның һәркайсы югары технологияле үзәк, – дип сөйләде министр. – Алар: республиканың клиник хастаханәсе (РКБ), Казанның 7нче хастаханәсе, МКДЦ, Яр Чаллы, Әлмәтнең күп юнәлешле хастаханәләре һәм Түбән Кама үзәк хастаханәсе. Шушы югары технологияле һәр үзәккә район үзәк хастаханәләре берләшә. Әлеге алдынгы технологияле үзәкләр үзләренә беркетелгән районнардагы хастаханәләргә шефлык итә һәм проблемаларны (шул исәптән кадрлар мәсьәләсен дә) хәл итәргә булыша. Максатчан юллама белән укучылар гадәттә үз районнарына кайтмыйлар. Алар Казанда югары технологияле медицина үзәкләренә эшкә урнашырга тырыша. Бу аңлашыла да, яшь кешенең үсәргә, яхшы шартларда тәҗрибә тупларга омтылышы булырга тиеш. Әмма бу үзәкләргә эшкә кеше кирәкми. Алар кадрлар белән тәэмин ителгән. Шуңа да аларга эшкә урнашу өчен кимендә өч ел стаж таләп ителә. Максатчан юллама белән укыган студентлар өч елдан соң үзләре теләгән үзәккә эшкә урнашу өчен бүген үз районына эшкә кайтырга мәҗбүр була. Өч елдан соң яшь белгечнең ияләнгән коллективыннан китәсе килерме-юкмы, анысын вакыт күрсәтә инде. Ә яшь кыз кияүгә дә чыгып куярга мөмкин”.
Киңәшмә ахырында министр кызыклы фикер әйтте: кешегә сәламәтлек теләү дөрес түгел, сәламәтлек телисең икән, димәк, ул кешенең сәламәтлеге юк, дигән сүз. Теләкләр теләгәндә “Сәламәтлегеңне сакла!” – дип әйтергә кирәк. Ә ничек? Министрның күптән түгел журналист белән булган әңгәмәсен тыңладым. Ул анда сәламәтлекне саклау буенча үз рецептын әйтә. Үзенең көн дә иртән иртүк 1,5 км йөзүе һәм аңа бу спорт төре бик тә ошаганы турында сөйли. Чаңгыда шуарга киңәш итә. Менә бу ике спорт төре, медицина күзлегеннән караганда, организмның барлык системасын, кан әйләнешеннән башлап, сөяк-мускул, буыннар – барысын да файдага эшләтә. Саф һавада көнгә кимендә 5 км йөрүнең дә сәламәтлек өчен файдасы зур. Әмма белгеч организмга артык көч китерергә дә кушмый. Башта бары тик уңай, якты уйлар гына булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев