erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мунчадан чыгып, карга сикерергә ярыймы?

Организмга мондый процедура файдалымы? Эссе мунчадан чыгып, күпләр кыш көне карда сикерергә яисә сап-салкын су белән коенырга ярата. (Шәһри Казан)

Кардиолог Татьяна Чернушенко фикеренчә, әгәр дә кеше үзенең организмы температура кисәк төшүгә нинди реакция бирүен белми икән, ул очракта карга сикермәү хәерлерәк.

– Һәр кешенең дә организмы индивидуаль. Салкын кар белән тәнне уганнан соң баш әйләнергә, йөрәк белән проблемалар килеп чыгарга, хәл китәргә мөмкин. Кисәк температура үзгәргәндә кан тамырлары кысылып, йөрәк өянәге булуы да ихтимал, – ди табиб.

Карга сикерер алдыннан башта табиб белән киңәшү сорала. Ник дигәндә, гипертония, гипотония, бөер авыруы, бавыр белән проблемалар, бронхиаль астма, ашказаны асты бизе, глаукома, конъюнктивит, эпилепсия, энцефалит, шикәр авыруы, туберкулез, хроник авырулары булганнарга мунчадан чыгып карга сикерү киңәш ителми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табиб рөхсәт иткән очракта, бу процедурадан организмга бик зур файда алырга була, дип саный табиб. Мондый экстрим матдәләр алмашын яхшырта, көчне арттыра.

– Бу кан әйләнешен яхшыртырга булыша, метаболизмны активлаштыра, иммунитетны ныгыта, тән тиресенең тонусын арттыра, – дип аңлатты Татьяна Чернушенко.
Өсәтвенә кешенең кәефе күтәрелә, йокысы нормага килә. Организм шок кичерү урынына файда алсын дисәгез, моңа алдан ук контраст душлар кереп, әзерләнегез генә. Берничә ай дәвамында салкынча су белән юынган тән карга сикерүне уңай кабул итәчәк.

 http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/munchadan-chygyp-karga-siker

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X