Нишләп бу авыруны миңа бирде икән, дип сукрану гөнаһмы?
Адәм баласы яшәү дәверендә күп сынауларга дучар була. Сәламәтлеге белән дә проблемалар булмый тормый. Аллаһ Тәгалә биргән чирне ничек кабул итәргә? Нишләп бу авыруны миңа бирде икән, дип сукрану гөнаһмы? Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров безнең сорауларга ачыклык кертте. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)
– Хәзрәт, авырып үлгән кешене Аллаһ җәннәткә хисап алмыйча кертә дигән сүз каян килеп чыккан?
– Безгә бөтен сынаулар да Аллаһ тәкъдире белән килә. Шуңа да иман әһеле, нинди генә мәшәкатькә юлыкса да, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен исә тотарга тиеш: “Мөселман кешесенә нәрсә генә: хәлсезлек, авыру, борчу, сагыш, күңелсезлек, кайгы һәм хәтта энәгә төртелү ирешсә дә, Аллаһы, һичшиксез, моның өчен аның гөнаһын гафу итәр”. Ягъни ул эзсез узмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабалары, берәр авырлык күрмәсәләр яки инде озак вакыт чирләми торсалар, Раббым Аллаһ мине онытты, рәхмәтеннән ерагайтты дип борчылганнар. Дөньяда Аллаһның колы бертөрле мәшәкать күрә икән, Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә аның хата-гөнаһларын ярлыкый. Шул рәвешле ахирәттә сынавы булмасын дип, шушы дөньяда ук пакьли. Ә инде Аллаһның тәкъдиренә сабырлык күрсәтеп, кыенлыкларны күркәм холык белән үтә алса, хәсәнәт-дәрәҗәләргә ирешәчәк. Аллаһның рәхмәте бик киң, җәннәткә дә хисапсыз кертергә мөмкин.
– Авыруның хәлен белгән өчен дә әҗер-савап языладыр?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә дә, галим-остазларыбызның китапларында да, өч төрле кеше: өеннән хаҗ кылу нияте белән чыгучы, мәчеткә гыйбадәткә баручы һәм авыру иптәшенең хәлен белергә дип чыгып китүче, исән-имин өенә кайтып җиткәнче, Аллаһның кунагы булыр, диелә. Без үзебезгә килгән кунакларга ничек кадер күрсәтәбез, Аллаһ та бу кешеләрне шулай хөрмәтли. Аннары авыру туганыңның хәлен белү туганлык җепләрен ныгытырга, кардәшлек хисләрен арттырырга булыша. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм берәр кешенең авыруы турында ишетсә, шунда ук хәлен белергә бара торган була. Янына утырып, Раббыбыз Аллаһ безләрне шулай пакьли, кимчелекләребезне гафу кыла, дип дога кылган. Сабыр булырга һәм Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәскә өндәгән.
– Авыру кеше янында нинди сүзләр сөйләшергә, аны ничек итеп юатырга кирәк?
– Хаста янында гына түгел, гомумән башка кешеләр белән гәп корганда да хәерлене генә сөйләшергә тиешбез. Үзебез, хәятыбыз, ахирәтебез өчен гөнаһлы, ялган сүзләрдән, гайбәтләрдән ерак булыйк. Ә авыру кеше янәшәсендә Аллаһны искә төшереп, Аның кичерүче, ярлыкаучы һәм рәхмәт иясе булуын әйтик. Авыруы җитди булып, үлем сәгатьләре якынайган икән, “Лә иләһә илләллаһ” (Аллаһтан башка иләһ юк) кәлимәсен әйттерик.
– Ни өчен Расүлебез авыру кешедән дога кылдырырга кушкан?
– Авырган кеше Аллаһ каршында үзен түбән, мескен хәлдә тоя. Сызланудан, күңелләре нечкәрә. Шул вакытта дога кылып куйса, Аллаһ Үзенең рәхмәте белән аны кабул да итә.
– “Аллаһ Тәгалә миңа бу чирне нишләп бирде?” – дип сукрану Раббыбызга тел тидерү буламы?
– Болай сөйләнүләр хәерле эшләрдән саналмый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай дип хәбәр итә: “Әгәр дә без адәм баласына киң ризык бирсәк, нигъмәтләрне яудырсак, шул вакытта ул Аллаһ мине ярата, якын күрә, дип әйтер. Шул ук бәндәгә кыенлык, мәшәкать, бертөрле сынаулар килсә, Раббым Аллаһ мине хур итте, миңа яманлык кылды, дигән кәлимәләрне, әйтер ди”. Бу аятьләрдән күренгәнчә, адәм баласы нинди генә халәттә булса да, сәламәт булганда да, авырып киткәндә дә, аның йөрәге үзгәрмәскә тиеш. Пәйгамбәрләр арасында иң күп авыруга дучар булган кеше – Әюп галәйһиссәламне искә төшерик. Күп еллар авырып ятып, сөякләреннән итләре кубарылып чыгып, йөрәгенә кортлар җиткән вакытта да ул Аллаһның тәкъдиреннән риза булып, Раббысын зикер иткән, Аңа өметен югалтмаган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “Раббыңны рәхәт вакытта, сау-сәламәт булганда искә ал. Кыенлык, мәшәкать килгәндә, Раббың сине искә алыр”, – ди. Нинди генә хәлдә булсак та, сабырлык күрсәтергә тырышыйк. Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә иманлы бәндәләргә мөрәҗәгать итеп: «Әй иман китергәннәр, сабырлык белән намаз аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз. Берәр бәла яисә авырлык килсә, сабыр булыгыз. Ярдәм кирәк икән, Аллаһы Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итеп, ярдәмне Аллаһтан гына көтегез. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сабыр итүче бәндәләрне ярдәменнән ташламас», – ди.
Фото: https://unsplash.com/
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/nishlp-bu-avyruny-mia-birde-ikn-dip-sukranu-gnamy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев