erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Педиатр Илдус Лотфуллин: «Батут – зыянлы һәм кирәксез уенчык!»

Җәй айларында балалар исән-имин булсын өчен гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мөһим. Педиатр Илдус Лотфуллин «Интертат» укучыларына шулар хакында сөйләде. (Ралинә Сәлимова)

Җәй вакыты балалар өчен нәрсә белән куркыныч? Җәй – ул позитив эмоцияләр генә түгел, көчле җәрәхәтләнүләр алырга мөмкин чор да.

Балалар юлыгырга мөмкин күңелсез хәлләр турында сойләшкәндә иң беренче чиратта: «Мондый очраклар асоциаль гаиләдә генә була», – дигән зарарлы стереотипны юк итәргә кирәк. Мондый күңелсезлекләргә һәр гаилә юлыга ала.

Безнең ковид госпиталендә шундый бер очрак булды: күрше өйдән кулына 2 яшьлек малаен күтәргән бер ир йөгереп килде. Бала икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән икән. Икесенең дә котлары очкан, тырналып беткәннәр, икесе дә бер-берсенә бик охшаш зәңгәр күзләрен өмет белән төбәгән. Малайның бәхетенә, тәрәзә төбендә зур сирень куагы үскән булган. Бу баланың әтисе нормаль кеше булып күренде миңа. Алкоголик яки наркоманга һич охшамаган. Бала белән бәйле һәлакәт һәр гаиләдә була ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1 июнь – Бөтен дөньяда балаларны яклау көне. Татарстаныбызда быел бу көннәрдә генә 2 бала тәрәзәдән егылып төшеп үлде.

Җәйге җәрәхәтләр төрле була: уен мәйданчыгында имгәнү, кояшта яну, кояш сугу, балтырганнан (борщевик) пешү, бөҗәк чагу. Ләкин иң мөһиме болар тугел. Башта иң куркыныч, катастрофага китерергә мөмкин әйберләр турында сөйләшергә кирәк. Алар – бату, тәрәзәдән егылып төшү, баланы ябык машинада калдыру. 

Суда бату 

Суда бату – үлем белән тәмамланган җәрәхәтләр арасында өченче урында. Бу һәлакәткә гадәттә балалар һәм яшьләр юлыга. 1-4 һәм 5-9 яшьлек балалар ешрак батып үлә. Әти-әниләргә без бирә торган киңәшләр мондый:

  1. Баланы йөзәргә өйрәтегез. Бу 100 процентлы гарантия бирмәсә дә, батып үлү ихтималын азайта.
  2. Бала суда булганда, бер кешене бала өчен җаваплы итеп билгеләгез. Бу кеше баладан бер кул сузымыннан ерак китәргә тиеш түгел.
  3. Коенып бетергәч, ванна һәм бассейннарны бушатыгыз. Бәләкәй балалар тирән ләгәндә дә батып үләргә мөмкин.
  4. Су тулы бассейнны, дүрт яктан да, бала үтә алмаслык итеп койма белән уратып алыгыз.
  5. Йөрәк-үпкә реанимациясе темасына минималь булса да дәрес алыгыз.
  6. Бала суда булганда аңа кызгылт-сары жилет кидерегез.
  7. Шуна истә тотыгыз: суга бату процессы шау-шусыз гына була, кинодагы батып үлүгә бер дә охшамаган.

Дәвамын  ИНТЕРТАТТАН укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев