erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Помидор үсентеләре зәгыйфьләнә — нишләргә?

– Помидорның кыйммәтле гибрид сортлы орлыкларын утырткан идем. Үсентеләр инде шактый үстеләр. Ләкин арада зәгыйфьрәкләре дә байтак. Аларны күчереп утыртудан мәгънә булырмы икән? Гомумән, күчереп утыртуның ниндирәк серләре бар? Нина Васильева. Казан

Сорауга Әлфинур Нәҗметдинова җавап бирә:

– Кыйммәтле гибридларның барлык шытымнарыннан файдаланырга кирәк. Ник дигәндә, зәгыйфь үсенте гадәти сортның көчле үсентесенә караганда барыбер мулрак уңыш бирәчәк.

Сере нидә дигәндә, бу эшне болытлырак вакытта, кичен башкару әйбәт. Кояшлы көннәрдә алар начаррак яңара. Күчереп утыртканчы, үсемлекне туфрагыннан саклык белән генә алып, тамырының өчтән бер өлешен өзәләр һәм аерым савытка утырталар. Тармакланып үссен өчен тамырын шул рәвешле кыскартырга кирәк.  Күпчелек үсентене туфракка яфракларына кадәр күмеп куялар. Юкса ул бик тиз озыная башлый. Ә менә борыч кәлшәсен, нинди тирәнлектә үскән, шундый тирәнлеккә (яки 1әр сантиметр тирәнрәк) күчереп утыртудан да яхшысы юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуннан соң үсентеләрне, кәгазь белән күләгә ясап, кояш нурларыннан сакларга кирәк.

Чыганак https://vatantat.ru/2023/03/106561/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев