erid:2VtzquqpS7d
Помидордан сок ясау РЕЦЕПТЫ
Файдалы киңәшләр

Помидордан сок ясау РЕЦЕПТЫ

Помидорларны юып, сок чыгаргыч аша чыгардым. Минем 10 кг помидор иде, 8 литр сок чыкты

1 литр сокка 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз алабыз. Кәстрүлгә салынган сокка тоз белән шикәр комын кушып болгаттым да газга кайнатырга куйдым. Кайнап чыккач, 6-7 минут тоттым һәм стерильләштергән банкаларга салып каплап куйдым. Тәмен тәмләп карап, үзегезгә ошаганча тозын өстәргә була. Беренче ел гына ясамыйм инде, өйдәгеләрем ел да шуны сорый.
Искәрмә! Кайнап чыккач та чыккан күбеген җыясы түгел, кайнаткан вакытта үзе бетә, әзрәк калса да зыянлы түгел.

Кадрия Ишмурзина, Кукмара

 http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/pomidordan-sok-yasau-retsepty


Нет комментариев