erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Озакка сузылган ютәл яман шеш билгесе була ала»

Ютәл – көз-кыш айларында безгә еш юлдаш. ОРВИ һәм грипп йоктырдыңмы, йөткереп азапланасыңны көт тә тор. Табиблар исә, ютәл күпкә җитдирәк чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә. Шуңа күрә аны үз белдегең белән дәваларга ярамый. Ютәл турында без тагын нәрсәләр белеп торырга тиеш?

Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов белән шул хакта сөйләштек, дип яза Ватаным Татарстан https://vatantat.ru/2024/10/154141/
– Озакка сузылган ютәл яман шеш билгесе була ала, диләр…

– Кызганыч, бу дөрестән дә шулай. Берөзлексез йөткереп йөргән кеше еш кына аны ахыргача дәваланып бетмәгән ютәл дип уйлый. Чынлыкта исә анда яман шеш икәнлеге ачыклана. Шуңа күрә ютәл 8–10 атнадан да озаккарак сузылса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ник дигәндә, ул салкын тию яки гриппныкы гына түгел, күпкә җитди башка чир, шул исәптән яман шеш билгесе дә булырга мөмкин.

– Яшерен-батырын түгел, коры ютәл борчыганда, теге яки бу ысул ярдәмендә аны тизрәк йомшартырга тырышабыз. Болай эшләргә ярыймы? Коры ютәлдән куркырга кирәкме?

– Дөрестән дә, күпләр юеш ютәл корысына караганда куркынычсызрак дип саный. Коры ютәл пәйда булуга, тизрәк какырык куптара торган дару эчә башлый алар. Чынлыкта болай эшләп, кешенең хәле авырая гына. Бу аңлашыла да. Ютәл – сулыш юлларын чистарту өчен барлыкка килә торган рефлекс ул. Шуңа күрә белер-белмәс дару эчәргә ярамый. Ютәлне бары тик табиб язып биргән дару һәм ысуллар ярдәмендә генә дәваларга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Гомумән, ютәл ничә көннән дә озаграк сузылса, чаң сугарга?

– Катлаулылыгына карап, ютәл ике, дүрт, сигез атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Ә инде ул ике айдан соң да бетмәсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итеп, яхшылап тикшерелергә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154141/
© Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев