Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова: «Үз белдегеңнән дәваланырга һич ярамый!»
Вируслы чирләргә бирешмәскә!
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.
– Чулпан Равиловна, грипп белән һәм салкын тиеп (ОРВИ) авыручылар күп. Ел ахырына нинди грипп килде?
– Бу сезонда дуңгыз гриппы (H1N1) активлык күрсәтә, шуның белән бергә халык телендә “суык тигән“ дип әйтелә торган кискен сулыш авырулары китереп чыгаручы риносинцитиаль вирус һәм аденовирус таралуы күзәтелә. Районда кискен сулыш авырулары белән авыручыларның артуы ноябрь урталарыннан күзәтелә башлады, ә соңгы атнада үсеш аеруча күп. Лаборатор яктан расланган грипп очраклары – алар 5 кеше. Билгеле булганча, кышын организм бик күп кискен сулыш авырулары китереп чыгаручы вируслар белән очраша, ә иммунитет кышын кими һәм организм вируслы авыруларга аеруча бирешүчән була. Бигрәк тә грипп балалар арасында күп тарала, бу аларның иммунитет системасы үзенчәлекләре белән аңлатыла.
– Гриппның билгеләре?
– Грипп гадәттә кискен башлана. Инкубация чоры күпчелек очракта 1-2 көн, ләкин ул 5 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Аннары кискен клиник күренешләр чоры башлана. Дуңгыз гриппының төп билгеләре: тән температурасы 38,5-39,5°С һәм аннан да югары күтәрелүе ихтимал, авыру бик тирли, анда хәлсезлек күзәтелә, мускуллары, баш, күзләре авырта, йөткерә һ.б.
– Нинди юл белән иярә?
– Инфекция һава аша тарала. Сулыш алганда, төчкерү, йөткерү вакытында авыру кешедән вирус бик күп бүленеп чыга. Шулай ук инфекциянең көнкүреш әйберләре, уенчыклар, савыт-саба аша таралу мөмкинлеге бар.
– Грипп белән күбрәк кемнәр авырырга мөмкин? Гриппны төрле кеше төрлечә үткәрә бит.
– Һәр кеше дә авырырга мөмкин, ләкин ул җиңелчә генә үтеп китәргә һәм катлауланырга мөмкин. Авыруның авыру дәрәҗәсе гомуми сәламәтлек торышына, яшькә, пациентның нинди төр һәм күпме микъдардагы вирус белән очрашуына бәйле. Ә менә вакытында вакцина ясатучылар жиңелчә авырырга мөмкин, күп очракта алар бөтенләй авырмыйлар. Дуңгыз гриппы гадәттә уртача һәм каты формада була.
– Грипп организмга нинди зыян сала?
– Грипп организмга зыян салырга да, салмаска да мөмкин. Иң киң таралган катлаулану – үпкә ялкынсынуы, шулай ук йөрәк-кан системасына һәм башка күп кенә органнарга зыян салуы ихтимал.
– Авырый башлауга иң элек нишләргә?
– Участок табибын өйгә чакырырга кирәк. Үз белдегеңнән дәваланырга һич ярамый!
– Авырмас өчен нишләргә?
– Иң мөһиме выкытында вакцина ясату, ә инде авыру сезоны башлангач, кеше күп урыннарга бармас-ка, әгәр дә бармый калу мөмкин түгел икән, битлек кияргә, авыру кешеләр белән аралашмаска, саф һавада йөрергә, күбрәк хәрәкәтләнергә, витаминлы ризыклар ашарга һ.б.
– Рәхмәт киңәшләрегезгә. Исән-сау булыйк! Авырмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев