erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Рамил хәзрәт Юныс: «Төшеңдә биек урыннан егылып төшүеңне күрсәң, сихер эләккән булуы бар»

Рамил хәзрәт Юнысның «Сак булыгыз: сихер» вәгазен тәкъдим итәбез.

Сихер  ул гарәп сүзе. Аның мәгънәсе – сәбәбе яшерелгән гамәлдер. Гарәпләр сәбәбе аңлашылмаган һәм яшерелгән гамәлләргә күп вакытта «сихер» дип әйтәләр. Әмма ләкин аның шәригатьтә дә зур һәм тирән мәгънәләре бар икән.

«Ахирәттә сихер ияләре газап ияләре булачак»

Әлбәттә, сихернең кайсы вакытта, кайсы гасырда барлыкка килүе мәгълүм түгел. Һәрбер кавемдә сихер булды. Һәрбер пәйгамбәр килгән вакытта, һәрбер кавем вә гасырда адәм балаларында ошбу сынау вә фетнә, вә вәсвәсә – сихер яшәп килде. «Бәкара» сүрәсенең 102нче аятендә Аллаһу Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләргә ошбу сихер хакында тирән мәгълүмат бирә. Кайбер имансыз бәндәләр Сөләйман хакында ялган сөйләп, шайтанның сүзенә иярделәр, ягъни Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә дөньяда булмаган мөлкәтне бирде – аның кулында җил-давыллар, җеннәр вә шайтаннар һәм хайваннар илә кошлар иде. Ул алар белән идарә иткәндә, әлбәттә, җеннәр вә шайтаннар үзләрен бик авыр хис итәләр иде. Һәм көннәрдән бер көнне, Сөләйман пәйгамбәр вафат булганнан соң, Иблис мәлгунь сихер китабын язып, Сөләйманның тәхете астына атты. Һәм шуннан соң ул кешеләргә әйтте:

«Карагыз, Сөләйманның тәхете астында нинди китап ята икән – ул да булса сихер китабы! Җәмәгать, Сөләйман үзенең хөкем иткән дәверендә ошбу сихер китабы белән идарә итте», – дип, ялган сүзләр илә халыкларны инандырды, һәм шуның хакында Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп һәм тыеп әйтәдер: «Ышанмагыз Иблиснең язган китабына. Сөләйман пәйгамбәр сихер илә түгел һәм ул көферлек илә түгел, ә Аллаһка иман китерү сәбәпле хакыйкый хөкем илә хөкем итте».

Сихернең, сихер китабының язылуы фәкать Иблиснең эшедер һәм бүгенге көнгә кадәр ошбу Иблис язган сихер китабыннан күчереп язалардыр. Һәм кешеләр аларны укып өйрәнәләрдер. Һәм бигрәк тә иман вә әхлак түбәнәйгән бер чорда адәм балалары Иблиснең язып калдырган ялган вә көферлек китабын кулланып, күп кешеләр арасында бозыклык, фәсәд кылалардыр.

Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә әйтәдер: «…белсәләр иде алар үзләренең дөньяларын ахирәткә сатканнарын. Алар ошбу сихер гамәле кылу сәбәпле, һичбер игелекләре калмыйча дөнья вә ахирәтләрен заяга үткәреп, ахирәттә сихер ияләре газап ияләре булуларын, җәһәннәм әһеле булуларын белсәләр иде». Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә аларны хисап кылган вакытта хәерле мизаннарында һичбер игелек булмавын белсәләр иде сихерчеләр вә аларга йөрүче бәндәләр. Безнең бүгенге вәгазебез дә сихер һәм сихерчеләр вә сихернең төрләре вә сихерчеләргә йөрүчеләр хакындадыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһиссәлләм үзенең мәшһүр хәдис Шәрифендә әйтте: «Кем дә кем багучыга, сихерчегә килеп, аңардан нәрсә дә булса сораса, нәрсәнеңдер хакында беләсе килсә, ул Пәйгамбәребезгә иңгән һәрнәрсәгә көферлек кылган кеше булыр», – диде. Икенче бер хәдис Шәрифендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем сихерчеләргә вә багучыларга килеп, аларның берәр сүзенә ышанса – аларның 40 көн буена намазлары кабул кылынмас», – ди.

Сихерләргә әмер кылып, сихер гамәлендә ярдәм сорап килгән кешеләрнең иманнарының вә ихласлыкларының һичбер ноктасы да калмас.

Сихер 8 төрле була

Аның беренчесе – аера торган сихер. Улы белән анасы, улы белән атасы арасын яки ике абый, йә ике апа арасын, яки ике дус арасын, ә инде кешеләр арасында бигрәк тә киң таралганы – ир илә хатын арасын аерудыр. Каян һәм ни өчен барлыкка килә соң бу аерулар? Әлбәттә, явызлыкларның башында көнчелек торадыр. Бу хаста адәм баласына һич тынгылык бирми. Берәүнең дус-ише, берәүнең хатыны, берәүнең ире бай, гаиләләре бәхетле яки ике дусның сәүдәсе хәерле булу сәбәпле, икенче бер имансыз бәндәнең кальбендә көнчелек уты кабынадыр.

Дәвамын  ИНТЕРТАТТАН укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев