erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Үрдәккә ни ашатасың?

Үрдәкләргә сөенеп бетә алмыйм.

Көзге байлыкны әрәм итеп булмый. Октябрьнең 10нарында үрдәкләр алып җибәрдек. 7не. Һәрберсен 500 сумга. Бройлырлар үстереп туңдыргычка тутырып куйдык инде. Алып кайтуга бер--берсен талыйлар болар. Ветаптекага кереп, витаминнар алып чыктым. Кичен чиләккә вак кишерләрне, бәрәңге салып газга куям. Кайнап чыккач, 25 минуттан ишегалдына чыгып, вакланган бодай, арпа, азрак борчак салып туглап куям. Икенче көнне кишер, чөгендер яфракларын ваклап, пешкән ризык белән туглап үрдәкләргә бирәм. Брокколи кәбестәсен сабагы белән салам. Кәбестәне дә шул килеш бакчага ыргытам. Вак таш куям. Үрдәкләр бер--берсен талаудан туктадылар. Төне буе йөреп, ашап чыгалар. Шулкадәр әйбәт үсәләр. Арзан балык та сатып алгалыйм. Шуларга карап сөенеп бетә алмыйм. Үзебезгә исән--сау ашарга язсын. Иренмәскә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре