erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Редискадан җәйге салат РЕЦЕПТЫ

Гүзәл Шәрәфетдинова рецепты

«Заправка»сы бик үзенчәлекле. Шуңа салат искиткеч тәмле килеп чыга.

Кирәк булачак: уртача зурлыктагы 3 бәрәңге, 8–10 редис, 1 кыяр, 1 помидор, 1 бәйләм (кечерәк) суган кыягы, тәменчә тоз, борыч.

«Заправка» өчен: 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы лимон согы, 1 аш кашыгы гәрчич, 1 аш кашыгы бал.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәрәңгене, кабыгын әрчемичә, фольгага төреп пешерәбез. Суынгач, кечерәк кисәкләргә турыйбыз. Кыяр, редис (икесенең дә кабыгын әрчергә мөмкин) һәм помидорны – кисәкләп, суган кыягын ваклап турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тәменчә тоз һәм борыч өстибез. Саклык белән генә болгатабыз.

«Заправка» өчен кирәкле ингредиентларны аерым савытка салып, кашык яки венчик белән күпертәбез. Салатка салып, барысын бергә болгатабыз. Яшелчәләрнең тәме чыксын өчен бераз тотабыз һәм табынга куябыз.

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев