Сак булыгыз: талпаннар уянды!
Талпаннар тешләүдән иярә торган йогышлы авыруларның саны елдан-ел арта бара
Әңгәмәдәш – Федераль сәламәтлек бюджет учреждениесе филиалы “Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Биектаудагы филиалы Арча бүлеге табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина.
– Эльвира Гаделҗановна, талпаннар кышкы йокыдан уянган дигән сүзләр йөри башлады. Бу дөресме?
– Дөрес. Гадәти хәл, кыштан соң язын, көннәр җылыта башлагач, барлык тереклек тә кышкы йокыдан уяна. Әле агачлар яфрак ярырга да өлгермәде, ә инде талпан тешләүдән берәү медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Язын көннәрнең иртә җылынуы талпаннарны да җанландырып җибәрде.
– Соңгы еллардагы мәгълүматлар нәрсә турында сөйли?
– 2021 елда Арчаның үзәк хастаханәсенә талпан тешләгән 111 кеше мөрәҗәгать иткән. 2022 елда шундый 109 очрак теркәлгән. Соңгы биш ел эчендә талпаннарның кеше тәненә кадалу очраклары арта бара, үсеш 20 процентка якын.
– Безнең республикада талпан тешләүдән инфекция йогу куркынычы бармы?
– Әйе, бар. Татарстан Республикасы талпан боррелиозы буенча хәтәр территория. 2021-2022 елларда талпан кадалган кешеләрдән алынган 94 талпанның 13ендә талпан боррелиозы вирусы ачыкланды.
– Димәк, әгәр дә тәнгә талпан кадалса, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Әлбәттә! Медицина хезмәткәрләре тәнгә кадалган талпанны алып, тиешле дәваны билгеләп, талпанны инфекциягә тикшерүгә җибәрәчәкләр.
– Талпан тешләү нәрсәсе белән куркыныч?
– Йогышлы чир таратучы иксодлы талпаннар тәнгә берегеп, кешене талпан энцефалиты, иксодлы талпан боррелиозы (Лайма авыруы), эрлихиоз, листериоз, туляремия һәм башка куркыныч йогышлы авырулар белән зарарларга мөмкин. Талпаннар тешләүдән иярә торган йогышлы авыруларның саны елдан-ел арта бара.
– Безнең Татарстанда бигрәк тә нинди талпан вирусы белән зарарланырга мөмкин?
– Татарстан талпан боррелиозы буенча имин булмаган республика. Күп районнарда (Биектау, Теләче, Саба, Лаеш, Әгерҗе һ.б.), Казанда талпан энцефалиты очраклары ачыкланды.
– Талпан боррелиозы һәм талпан энцефалиты нинди йогышлы чирләр алар?
– Алар икесе дә авыр чирләр. Талпан энцефалиты йоккан очракта кешенең үзәк нерв системасы зарарлана. Әлеге чир үзен сиздермәскә дә мөмкин. Әмма аның кайчакта үлемгә яки кул, муен мускуллары параличына, эпилепсиягә, акыл җиңеләюгә китерүе ихтимал. Икенчесе – иксодлы талпан боррелиозы хәрәкәт аппаратына, йөрәк-кан юллары системасына, озак вакытка эшкә яраксызга, инвалидлыкка китерергә сәләтле.
– Иксодлы талпан боррелиозының аерым бер билгесе бармы?
– Аның төп билгесе – талпан кадалган урында тәнгә боҗрасыман кызыл (уртасы аксылрак) тимгел барлыкка килә. Әмма соңгы вакытта күп очракта талпан кадалган урында мондый боҗрасыман эритема барлыкка да килми.
– Талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозының беренче билгеләре нинди? Алар охшашмы әллә аерыламы?
– Аларның билгеләре күп яктан охшаш. Чирнең яшерен барган чорында (ул гадәттә 1-2 көннән 40 көнгә кадәр һәм озаг-рак та дәвам итә) авыруның температурасы 37,5-38 градуска кадәр күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә, башы авырта, косасы килә, нервылана. Әгәр дә талпан кадалганнан соң бу билгеләр барлыкка килсә, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпме тизрәк дәвалана башлыйсың, чир хроник рәвешкә күчмичә һәм инвалидлыкка китермичә дәвага шуның кадәр тизрәк бирешә.
– Талпаннан ничек сакланырга?
– Табигатькә чыкканда химик препаратлар алып (алар кибетләрдә сатыла), махсус киенеп барырга кирәк. Әгәр дә махсус киемең юк икән инде, талпан кермәслек итеп киенәсең. Спорт штаны, чалбар балакларын әйбәт итеп оекбаш яки гольфа эченә тыгып, аяк кимен кияргә, өске киемне шулай ук чалбар яки спорт штаны эченә җыеп, җиңнәрне тыгыз итеп бәйләп, талпан керерлек урыннарны калдырмыйча үзеңне әзерләргә кирәк. Башка шулай ук талпан үрмәләрлек урыннар калдырмыйча капюшон кияргә, яулык бәйләргә һәм муенда талпан керергә урын калдырмаска. Киемне дә талпан күренерлек бер төстәгесен сайларга.
– Талпан астан югарыга таба үрмәли дигән сүз дөресме?
– Талпан агачтан яки югарыдан куаклардан өскә сикерә дигән фикер ялгыш. Гадәттә талпаннар агачлыкның аскы өлешендә үзенә “азык”ны сагалап тора. Нәкъ менә аста яшеллектә, үләндә алар кояш кыздыруыннан качып, табышына һөҗүм итәргә уңышлы мизгелне көтәләр. Һәр 1,5–2 сәгать саен талпан юкмы икән дип үзеңне, бер-береңне тикшереп торырга кирәк. Талпан киемгә ябышуга шунда ук тәнгә кадалмый. Алар гадәттә тән юка урыннарны – колак артын, муенны, култык астын, башның чәчле өлешен сайлый. Ул башка урыннарга да берегергә мөмкин.
– Табигатькә барганда, кунарга калганда гадәттә нинди урыннарны сайларга кирәк?
– Комлы коры нарат урманын сайларга була. Кайчакта талпан өйгә алып кергән чәчәкләргә, агач ботакларына, киемнәргә дә иярергә мөмкин.
– Талпанны киемдә яки өйгә алып кергән чәчәк, ботакларда күреп алсаң нишләргә?
– Бөҗәкне сытарга ярамый. Зарарлануың бар. Тиз генә савытка салып, ябып, инфекциягә тикшертергә алып барырга кирәк. Тәнгә ябышкан талпанны сак кына алып, ул урынга йод сөртеп, шулай ук пыяла банкага салып, ябып, хастаханәгә юл тотарга.
– Иң үтемле саклану чарасын да әйтеп үтсәгез иде?
– Киң таралган талпан энцефалитыннан иң нәтиҗәле саклану чарасы – ул вакцина. Вакцинаны сентябрь–октябрь айларыннан ясата башлап, талпаннар күренә башлагач, апрельдә төгәлләргә кирәк. Бер елдан соң яңадан прививка ясатырга. Аннан соң өч елга бер тапкыр.
– Сораулар туса, кая шалтыратырга була?
– Талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы буенча 10 апрельдән 20 апрельгә кадәр кайнар элемтә эшли. Сорауларны 3-18-30 телфонына шалтыратып әйтергә мөмкин.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев