«Үзем ябык, корсагым зур»: Корсак ник үсә һәм аны ничек бетерергә? (»Интертат», Ралина Загидуллина)
Таза кешедә дә, ябык кешедә дә корсак зур булып, алга чыгып торырга мөмкин. Кешенең корсагы ни сәбәпле үсә?
Дус кызым «Интертат»ка үзенең проблемасы белән уртаклашты.
«Минем кулларым, җилкәләрем, аякларым ябык, ә корсагым йөкле хатыннарныкы кебек алга чыгып тора. Гәүдәмнән бик оялам. Үземчә, күп ашамыйм да, эчмим дә. Физик күнегүләр ясагач, тагы да ныграк ябыгам, әмма корсагым шулай ук зур булып кала. Тулай торактагы бүлмәдәш кызым да бер көне «син йөкле мәллә?» дип сорады. Арт ягым корсагыма караганда бәләкәйрәк булу – хатын-кыз өчен зур бәла! Бу ни сәбәпле алай булырга мөмкин?» – дип, борчуы белән уртаклашты ул.
Корсак ни сәбәпле үсә икәнне ачыклар өчен, без табиблар белән сөйләштек.
«Корсакның үсүенә газлар сәбәпче»
21 нче шәһәр сырхауханәсенең гастроэнтерологы, терапевты Гөлназ Хәлиуллина корсак зур булу сәбәбе төрле патологияләргә бәйле булуын әйтте.
«Әгәр сез зур тырышлык белән ябыгасыз, ә корсагыгыз кимеми икән, моңа күп нәрсә сәбәпче булырга мөмкин. Башта корсак үсүгә китерә торган патологияләрне ачыкларга кирәк. Мәсәлән, корсакның үсүенә газлар сәбәпче була ала. Һава эчәклектә туплана һәм кешегә дискомфорт тудыра. Баллы камырлы ризыктан гына корсак үсми. Мәсәлән, үт куыгы патологиясе, ашказаны асты бизе белән проблема булырга мөмкин», – диде ул.
Гөлназ Хәлиуллина сүзләренчә, ферментлар эшләп чыгаруның җитәрлек булмавы хроник панкреатит турында сөйли. Ягъни азык җитәрлек күләмдә эшкәртелмәгәч, күңел болгана, эч авырта һәм күперә.
Табиб корсакны үстерүгә китерә торган тагын бер җитди авыру турында әйтте:
«Бактерияләрнең кирәгеннән артык үсеш синдромы (Синдром избыточного бактериального роста – СИБР) – нечкә эчәклектә бактерияләрнең саны арту һәм кайбер туклыклы матдәләрнең эшкәртелү процессының бозылуы белән характерлана торган патологик хәл. Аның турында кеше бик белми. СИБР артык газлар барлыкка китерә», – дип әйтте ул.
Табиб сүзләренчә, май катламы хатын-кызларның күбрәк билендә, ботларында туплана.
«Ул баланы карынында йөрткәндә саклагыч функцияне тәэмин итә. Хатын-кыз фигурасы груша формасына охшаса, йөрәк-кан тамырлары авыруы янамавы белгечләр тарафыннан исбатланган. Әгәр тән массасы индексы 18-25 булса, ул норма була. Әгәр дә сез квалификацияле тренерсыз спорт белән шөгыльләнәсез икән, дөрес сайланмаган күнегүләр комплексы да эчне алга чыгарып торачак», – диде Гөлназ Хәлиуллина.
Тән массасы индексы (ИМТ) – ул кеше массасының туры килү дәрәҗәсен һәм аның үсешен бәяләргә мөмкинлек бирә торган зурлык һәм, шул рәвешле, массаның җитәрлек булмавы, нормаль яки артык булу-булмавын турыдан-туры бәяләргә мөмкинлек бирә.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/uzem-yabyk-korsagym-zur-korsak-nik-usa-ham-any-nicek-betererga-5854723
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев