erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сатып алучыларга кибеттә видео төшерергә ярыймы? (Интертат)

Кулланучыларның сәүдә нокталарында видео яки фото төшерү хокукы бар. Кибет хезмәткәрләренең моны тыярга маташуының бернинди хокукый нигезе юк. Роспотребнадзорның «Телеграм» каналында шул хакта аңлатыла.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр иткәнчә, гражданнар кибет хезмәткәрләренең сәүдә ноктасында фото-видео төшерүне тыюына зарланып мөрәҗәгать итә.

«Россия Хөкүмәтенең №2463 31.12.2020 карары нигезендә, кулланучы белешмәне мөмкин булган теләсә нинди формада, шул исәптән товарны фотоаппаратка яки видеокамерага төшереп тә, туплый ала. Шул рәвешле, сәүдә объектларында төшерүне тыюның бернинди хокукый нигезе юк», – диелә хәбәрдә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр мондый тыю белән очрашсагыз, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә аласыз, белгечләр хокукларыгызны якларга ярдәм итәчәк, дип искәртелә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев