erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Савыгып ике ай узгач тирәнтен тикшерелү киңәш ителә

Тирәнтен диспансеризация узу кешеләрнең гомерен саклап калырга мөмкин, ди медиклар.

Коронавирустан соң аякка басу үлем куркынычы башка янамаячак, дигән сүз түгел әле. Табиб Ольга Богданова шулай дип белдергән. “Байтак кына кешеләр коронавирус кичергәннән соң 3-4 ай узгач вафат була. Инфекциянең организмга зур зыян салуына бәйле бу. Мондый куркыныч бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче өлкәннәргә яный. Фаҗига килеп чыкмасын өчен без тирәнтен диспансеризация уздырабыз”, – дип аңлаткан ул.
Аның әйтүенчә, савыкканнан соң ике ай узгач тирәнтен тикшерелү киңәш ителә. Нәкъ менә шушы вакыт узганнан соң инфекциянең ачы “җимеш”ләре ачык күренә. “Инфекция бер генә кешенең дә организмына зыян салмыйча калмый. Чирне җиңелчә генә уздыручыларга да кагыла бу хәтта. Шуңа күрә без диспансеризация барышында аларны ачыкларга тиеш”, – дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев