erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Сездән югарыда булганнарга түгел, сездән түбән булганнарга карагыз»

Бу тормышта берни дә очраклы түгел: күрешүләр, шылтыратулар, смс-хәбәрләр – барысының да без башта аңлап бетермәгән, әмма безнең өчен билгеле бер роль уйный торган сәбәбе бар.

Берәү уйламаганда, көтмәгәндә күптән аралашмаган танышын очрата, икенче берәүгә көтелмәгән мөһим хәбәр килеп ирешә. Әмма кемдер бу билгеләрне күрә, ишетә белә, ә кемдер берни булмагандай, нәтиҗә ясамыйча битараф кала.

Нәтиҗәнең мөһимлеге. Нәтиҗә ясый белмәүче – нәрсә теләгәнен белмәүче кеше кебек, чөнки нәтиҗә ясау күп хаталарны булдырмый калуга ярдәм итә, безгә дәрес бирә, киләчәккә дөрес план корырга булыша.  

Балаларга да уку елы азагында нәтиҗә ясап, чирек чыгарыла, билгеләр куела. Хастаханәдә дәваланган кешегә дә азакта сәламәтлеге хакында нәтиҗә ясап, кулына билгеле бер күрсәтмәләрне үз эченә алган белешмә тоттыралар. Димәк, нәтиҗә – ул тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. 

Һәр эштән, вакыйгадан соң нәтиҗә ясалырга тиеш. Хәтта бер сәгатьлек вакыйгадан соң да нәтиҗә ясап, нокта куябыз.  Бүгенге көндә – ел азагында бу тагы да актуаль. Шуңа да нәтиҗә ясау буларак, әлеге елны ничек үткәрүебез, тормышыбызда булган үзгәрешләр, хаталар, уңышлар, уңышсызлыклар һәм, гомумән, һәр мизгелдә Аллаһның рәхмәтендә булуыбыз һәм

Аның рәхмәте булмаса, гамәлләребезне кылуда, хыялларыбызны тормышка ашыруда үзебездә көч таба алмавыбыз хакында уйлану кирәк. Ел азагында кылынасы эшләрнең бу иң мөһимедер.  Ни генә дисәк тә, милади календаре буенча 2023 елдан 2024 кә күчәбез. Яңа вакыт, яңа вакыйгалар килә. Гадәттәгечә килгән һәр яңа елга үзгәрешләр белән аяк басабыз.

Ул гап-гади нәрсәләрдә чагылыш таба, көндәлек тормышта бу бәяләр артуда һәм башка шул төр үзгәрешләрдә, ә шәхсән үзебезгә кагылышлы мәсьәләдә безнең тагын бер елга өлкәнрәк булуда һәм ничек кенә булмасын, бер елга бакыйлык тормышыбызга якынаюны искәртә бу. Шуңа да нәкъ менә хәзер үткән елга күз салып, үзебездә булган хата-кимчелекләрне, дөрес булмаган адымнарны барлау, хаталар өстендә эшләү артык булмас. 

Нәтиҗә ясау – үз-үзебезгә хисап тоту ул. Тугры хәлифә Гомәр бине Хәттаб радыяллаһу ганһе: “Ахирәттә сезне хисапка тотканчы, үз-үзегезгә хисап бирегез. Гамәлләрегезне үлчәгәнче, аларны үзегез үлчәгез. Бүген бу дөньяда үз-үзегезгә хисап бирсәгез, иртәгә Кыямәттә сезгә җиңелрәк булыр”, – дигән. 

Тарихка күз салсак, һәр көнне кичләрен көннәрен ничек уздырулары, кемнәр белән очрашулары, нәрсә сөйләүләре, нинди хаталары булулары хакында, нинди гаеп эшне башка кылмаска тиешлекләрен язып бара торган кешеләр булган. Моны бүгенге көндә дә практикага кертүчеләр аз түгел. Бу гадәт тугры хәлифәнең “Үз-үзегезгә хисап бирегез” дигән киңәшен искәртә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәрсә соң ул үз-үзеңә хисап тоту? Бу үзеңнең гамәлләрең турында уйлану. Бәлки кеше аңлап яки үзе дә аңлап бетермичә кемгәдер авырлык китерә, яки якынының хакын үтәмидер, бәлки менә бүген, иртәгә башлыйм дип, берәр изге гамәлне, мәсәлән, намазга басуны, берәр изгелек кылуны яки туганының барып хәлен белүне кичектереп торадыр. Ә бит иртәгә дигән көн җитмәскә дә мөмкин. Гомер бүген өзелә икән, ул хисап Кыямәткә калачак.  

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә килгәнчә: “Кеше кадерен белми торган ике нигъмәт бар: ул сәламәтлек һәм буш вакыт”. Беребез дә иртән сәламәт көе уянуыбызга шатланырга ашыкмый, ә үз мәшәкатьләрен уйлап, бу көннең кимчелекле якларын күрә. Сәламәтлек – кыйммәте булмаганда гына үзенең кадерен белдерә торган күзгә күренмәс олы нигъмәт ул.  

Буш вакыт белән дә шулай ук. Ул күп булганда без аны файдасыз эшләргә сарыф итәргә яратабыз. Ә кайвакытта бер сәгатьнең дә кыйммәте бик зур һәм файдалы була ала. Вакыт кысан булганда, җитешмәгәндә без моны аеруча да яхшы аңлыйбыз.

Нигә нәтиҗә ясарга тиешбез? Берәү дә кире какмаячак: соңгы еллар авыр булды. Йөрәк өзгеч хәбәрләрне һәрдаим ишетеп торырга ияләштек бугай. Шуңа да үзебездә булган нигъмәтләрнең кадерен дә белми башладык.  Төн уртасында баласының юрганын рәтләп куярга кергән ана изрәп татлы сабый йокысын йоклаган нарасыена карап: “Мин нинди бәхетле бит”, – дип уйласын. Эштән арып кайтучы ир кеше: “Аллаһка шөкер, гаиләм исән-сау бит”, – дип ишекләрен ачып керсен.

Бүген бездә булган  “проблемалар” кемдер өчен хыял. Йорт-җирсез, балаларсыз калган, якыннарын югалткан, гомер буе яшәгән җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган, табигать бәла-казалары сәбәпле авырлык күргән кешеләр бар. Берәү  зарланган тормыш алар өчен чынга ашмас төш сыман.

 Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Сездән югарыда булганнарга түгел, сездән түбән булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне аз дип күрмәс өчен ярдәм итәр”, –  дигән. Һәр чор, вакыт өчен актуаль булган бу хәдисне истән чыгармасак иде.

Айсылу Юлдашева

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев