erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Суган тозлы су ярата

Тәҗрибәле бакчачылар суганның уңышы мул булсын өчен нәкъ менә тозлы су сибә дә инде.

Тозлы суның суганны корткычлардан саклавын күпләр белмидер дә әле. Тәҗрибәле бакчачылар суганның уңышы мул булсын өчен нәкъ менә тозлы су сибә дә инде.
Яңгыр яумый торса, суганның тамырын корткычлар, вак бөҗәкләр кимерә башлый. Мондый очракта бер чиләккә бер стакан тоз салып эретергә һәм түтәлгә сибәргә кирәк, ди бакчачылар.
Кызыл чөгендердән мул уңыш аласыгыз килсә, аны үз вакытында сирәкләү бик мөһим. Чөгендер су яратмый, аңа бөтенләй су сипмәсәң дә була. Бу яшелчәгә яңгыр суы да җитә. Бу тамыразыкны ничек сакларга икән дип бакчачыларга борчыласы да юк, аны корткычлар яратмый.
Тәмле чөгендер үстерү өчен аны өч тапкыр ашларга кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып яхшылап бутарга, һәм яшелчәләргә сибеп чыгарга кирәк. 1 квадрат метрга 5 литр катнашма сибәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев