erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Табиб-невролог, цефалголог Кадрия Вәлиева: «Йокы туймау тазарта»

Йокы туймау – замана афәте, ди табиблар. Рәсми саннарга ышансаң, бүген Җир йөзендә яшәүчеләрнең 30 процентка якыны хроник йокысызлыктан интегә. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Корсакка ятып йоклау зыянлымы? Көндез черем итеп алырга ярыймы?

Табиб-невролог, цефалголог, Россиянең сомнологлар җәмгыяте әгъзасы Кадрия Вәлиева белән шул хакта сөйләштек.

– Йокының нинди булуы һава торышындагы үзгәрешләргә бәйлеме?

– Әйе, һава торышының, аерым алганда, температура, атмосфера басымы белән дымлылыкның кисәк үзгәрүе йокының сыйфатына да тәэсир итә ала. Бу үзгәрешләр биологик ритмны боза, шул рәвешле кеше йоклый алмыйча азапланырга, йокының сыйфаты да бозылырга мөмкин. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләргә бигрәк тә авыр.

– Йокы туймау нәрсәсе белән куркыныч?

– Сәламәтлек өчен зур сынау бу. Йокы туймау аркасында вегетатив нерв системасына зыян килә, организмдагы стресс гормоны – кортизол дәрәҗәсе арта. Бу, үз чиратында, кан басымы күтәрелүгә, йөрәк-кан тамыры авыруларына, икенче типтагы шикәр чиренә китерә. Моннан тыш йокысы туймаган кеше игътибарсызга әйләнә, аның хәтере начарлана. Йокы туймау иммунитетка да бәрә.

– Корсакка ятып йокларга ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Бу сүзләрдә хаклык бар. Корсакка ятып йоклаганда умыртка баганасының муен өлешенә көч килә. Нәтиҗәдә кешенең муены авырта, кан әйләнеше бозыла. Корсакка ятып йокларга яраткан кешенең умыртка баганасы кәкрәергә, аркасы авыртырга да мөмкин. Шуңа күрә аркага яки янга ятып йоклау хәерлерәк.

– Кеше йокы җитмәү аркасында тазара аламы?

– Йокыга бәйле проблемалар, дөрестән дә, гәүдә авырлыгын да арттыра. Кеше туйганчы йокламаса, организмда ачлык һәм туклык өчен җаваплы гормоннар эшчәнлеге бозыла: ачлык гормоны (грелин) арта, лептин (туклык гормоны), киресенчә, кими. Шул рәвешле аппетит арта, кеше составында углевод күп булган ризыкларга тартыла башлый, ахыр чиктә артык килолар да пәйда була. Хроник йокы туймау аркасында матдәләр алмашы да начарлана.

– Кеше төнлә тиешенчә йокламаган булса, көндез черем итеп алып, хәлен яхшырта аламы? Гомумән, көндез йокларга ярыймы?

– Көндез черем итеп алу төнлә йокламауны өлешчә генә алыштыра ала. Андый организмга хәл керә, кешенең хәтере яхшыра, эшкә дәрте арта. Моның өчен көндез 20–30 минут йоклап алу да җитә. Шуннан да озаграк йокларга киңәш ителми. Юкса төнлә йокысызлыктан интегергә мөмкин.

Кем күпме йокларга тиеш?*

– Яңа туган сабыйлар (3 айга кадәр) – 14–17 сәгать

– Кечкенә балалар (4–11 айга кадәр) – 12–15 сәгать

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар (1–2 яшь) – 11–14 сәгать

– Балалар (3–5 яшь) – 10–13 сәгать

– Мәктәп балалары (6–13 яшь) – 9–11 сәгать

– Үсмерләр (14–17 яшь) – 8–10 сәгать

– Зурлар (18–64) – 7–9 сәгать

– Өлкәннәр (65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр) – 7–8 сәгать

*Кешенең сәламәтлеге һәм организм үзенчәлекләренә бәйле рәвештә үзгәрергә дә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154840/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев