Татар никахы нинди булырга тиеш: «Икенче хатын алсаң, 2 бүлмәле фатир бүләк итәсең...»(»Интертат », Гөлүзә Ибраһимова)
«Тәртип» радиосы «Татар никахы» дип аталган яңа проект башлады. Бу проект шундый ук атамадагы түгәрәк өстәл белән башланды. Оештыручылар сүзләренчә, бу очрашу – зур проектның башы. Беренче түгәрәк өстәлдә үк бу темага карата сорауларның күп булуы ачыкланды.
Рамил Гали
Язның беренче көнендә, Казанда никах мәҗлесләре уза торган популяр залларның берсендә, татар зыялылары «татар никахы» төшенчәсенә аңлатма, татар никахы башка милли никахлардан аерыламы, ул нинди булырга тиеш, дигән сорауларга җавап бирергә тырышты.
Катнашучылар: Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова, никахларны алып баручылар Марсель Әхмәдуллин, Руслан Габитов, Ильяс Халиков.
Сүзне «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева башлады.
Хәзер туй түгел, ә никах туен үткәрү модага керде. Бу – бик яхшы күренеш, ләкин кеше югалып кала, чөнки сораулар күп, ә тулы мәгълүмат алырлык чыганак юк. Шуңа безгә бик күп сораулар килә. Фольклорчылар, дин әһелләре әзерләгән китапларда мәгълүмат табарга була, ләкин кеше җиңел әйбергә күнеккән. Проектның максаты – алтын урталыкны табып, бер кулланма, әсбап булдыру. Дин әһеле, фольклорчы, мәҗлесне алып баручылар үз сүзләрен әйтергә тиеш. Без, барлык якны тыңлап, никах мәҗлесен үткәрү буенча ярдәмлек булдырырбыз, дип ышанам.
Татар никахын үткәрү буенча төп әсбап булырга тиеш. Анда, төбәкләргә бәйле рәвештә, һәр якның үз йоласы өстәлер, ә без төп «умыртка баганасын» ясап куярга тиеш, – дигән максатта торуын аңлатты баш мөхәррир.
«Никах туйларын кафеда үткәргәндә милли үзенчәлекне саклап булмый»
Татар никахы турындагы фикер алышуны Җәлил хәзрәт башлады.
Татар никахы татар телендә үтәргә тиеш, дияр идем, татарча белмәгән яшьләребез дә кавыша. Русча белмәсәм дә, кайвакыт русча да сөйләргә туры килә.
Хәзер никах туе актуальләшеп бара. Без яшь вакытта шундый заман иде: никахта да аракы эчәләр иде. 90нчы елларда туйны аракысыз ясап булуын исбатларга кирәк иде. Бүген инде моңа бик күп кеше ышанды. «Коры» туй гына булганчы, никах белән туй бергә кушылып узса, эчтәлеклерәк була, дип саныйм. Никах туйларын кафеларда үткәргәндә милли үзенчәлекне саклап булмый. Мин үзем, никах өйдә үткәрелергә тиеш, дип саныйм. Ул гаилә бәйрәме бит инде. Өйгә кергәндә узарга тиешле йолалары да бар.
Туй белән никахны бергә кушып үткәргәндә, 200әр кеше чакырабыз. Алып баручының кайвакыт дин буенча мәгълүматы булмый, иң беренче итеп: «Ничә минутта укыйсың?» – дип миңа кычкыра. Кеше бит никахка җыела, шоу карарга түгел, анда нәсихәт тә булырга тиеш.
Кайвакыт «Ак калфак» турында миннән дә төрле сүзләр чыгып китә, әмма менә «бу йолаларны дөрес итеп башкарып була» дигән фикерне күтәреп, Кадрия Рәисовна берничә ел бәргәләнә инде, – дип, хәзрәт сүзне Кадрия ханымга тапшырды.
«Элек егет ягыннан да сандык килгән»
Кадрия Идрисова кайбер йолалар турында сөйләде.
Без никахны ничек күзаллыйбыз? Бүген егет белән кыз кайтып төште дә, әти-әни тиз генә әзерләнде, никах укыттылар да – шуның белән бетте. Алай түгел. Никах «ярәшү»дән башлана. Тагын «аклану» дигән әйбер бар. Болар икесе – ике күренеш.
«Аклану». Кыз йортына кияүнең берәр туганы һәм тагын бер кеше килә (ул туган булмаска да мөмкин). Монда сөйләшү була. «Сез кызыгызны безнең егеткә бирәсезме?» Калымнар, чыгымнар – барысы да сөйләшенә. Бу – «аклану» була. Әти-әни риза булса, кыз ягыннан ак сөлге бирелә. Ул сөлге егетнең коймасына эленә. Самара якларында бу күренеш бар. Сөлгене чиктерүчеләр дә бар.
Никах туе кыз белән егетне тормышка әзерли. Кыз ягыннан ястыкчылар һәм мендәрчеләр була. Мунчачы кызлар булган. Егет килергә 3 көн кала, кызны мунчада юындырганнар да, мунчаны бикләп куя торган булганнар. Аннан соң инде кыз белән егет мунчасы була.
Егет калым өчен дә күпме әйбер әзерләнгән. Элек егет ягыннан да сандык килгән. Без шушыларны тормышка кайтару өстендә эшлибез, – дип аңлатты ул.
«Кыз сораганнан соң, кайнанам бөтенләй башкага әверелде»
Фәнзилә Җәүһәрова кайбер гадәтләрнең юкка чыгуы табигый хәл булуын әйтте. Ул, кыз сорау ничек узарга тиеш булуын да аңлатырга кирәк, ди.
Никах мәҗлесе, әлбәттә, кыз ягыныкы. Никах укытмыйча, ата-ана кызны чыгарып җибәрә алмый, бу – ата-ананың йөз аклыгы.
Кафеда үткәргән вакытта, никахка бәйле бик күп ышанулар юкка чыга. Без кияүгә чыккан вакытта, традиция нигезендә эшли торган муллалар бар иде. Мин хәтерлим: никах догасын укый башлаганчы, бөтен ишекләрне, капкаларны бикләп куялар иде. Олы яшьтәге бер җиңгә була, ул берсен дә кертми дә, чыгармый да. Ни өчен? Яшь пар арасыннан җил дә үтәргә тиеш түгел, дигән гыйбарәгә ышанганнар. Традицияләр китеп бара, мин аны начар дип исәпләмим, бу – табигый хәл.
Кафеларда үткәрелә торган никах табыннарында булганым бар. Кыз ягы бик затлы итеп үткәрергә тырыша. Менә безнең нәсел! Без сезгә нинди нәсел кызын бирәбез! Никах мәҗлесендә кыз ягының булдыклы, бербөтен булуы күренә. Бер генә ата-ана да кызын «барып кайтыр» өчен кияүгә бирми. Бүгенге көндә «барып кайту» шактый күп. Кайтмас өчен, нәселнең аклыгы кирәк. Без сине ничек зурлап кияүгә бирдек!
Без, никах туйлары кафеларда үтәргә тиеш түгел, дигән җөмләне әйтә алмыйбыз. Улымның никахын без дә кафеда үткәрдек. Беренчедән, нәсел-нәсәбә зур, икенчедән, искиткеч мәшәкатьсез. Хәзер никахларда бик матур күренеш бар: кода-кодагый никахка алып килгән күчтәнәчен күрсәтергә кияү ягыннан егетләр тезелеп чыга. Бу күренеш миңа бик ошый.
«Кыз сорау» дигән күренешкә игътибар бирәсе килә. Аны бит никахка кадәр сорыйбыз. Бу – хәзерге киленнәр өчен гаҗәеп кызык булмаган гамәл. Мине сорарга кайттылар. Кыз сораганнан соң, кайнанам бөтенләй башкага әверелде, чөнки ул сорады бит. Кызны сораганда нәрсә эшләнергә тиеш? Ничек башларга? Әти-әни югалып кала. Барысын да аңлатырга кирәк.
Никахта теләкләр теләнергә тиеш. Алар тупланган, анда бик киң, матур теләкләр әйтелә. Алып баручыларга алар файдалы булыр, – диде фольклорчы.
Ир-атларны һәм хатын-кызларны таныштыруны үз өстенә алган Наилә Җиһаншина 3000гә якын парны таныштыруы турында сөйләде.
Никах булсын өчен, яшьләрне таныштырырга да кирәк бит әле. Без шул өлешенә кереп киттек. 2010 елда татар халкын таныштыра торган үзәкне оештырдык. Һәр районда яучылар бар. Группаларга кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән кешеләр турында хәбәр җибәреп торалар. Никах турында да сөйләшүләр алып барабыз. 2010 елдан алып 3000гә якын кеше безнең үзәк ярдәме белән парын тапты, аерылышучылар юк түгел, әмма 80 проценты гаиләне саклап кала.
Кешенең яхшы ягын түгел, кимчелекләрен дә алдан күрергә тырышыгыз. Еш кына күзләр никахтан соң гына «ачыла». Безнең бурыч – күзләрен, колакларын, җаннарын ачарга, – диде ул.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/tatar-nikaxy-nindi-bulyrga-ties-ikence-xatyn-alsan-2-bulmale-fatir-bulak-itasen-5857964
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев