erid:2VtzquqpS7d
Татарча Азу рецепты
Файдалы киңәшләр

Татарча Азу рецепты

Сезнең игътибарга бик тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

 

0,5 кг итне турыйбыз, казанга сыек май салып җиңелчә кыздырабыз.
1 олы суганны боҗралап турыйбыз һәм ит белән 5 минут кыздырып алабыз.
3 тозлы кыярны, озынчалап турап, казанга салабыз. Тоз, борыч, 0.5 л су салып, 30 минут кайнатабыз. 8 бәрәңгене озынчалап турап, аерым табада кыздырып алабыз һәм казанга ит кырына кушабыз. 1 помидорны турап, 1 лавр яфрагы, 2 теш сарымсак, 1 олы кашык томат пастасы салып, 30 минут пешерәбез.
 

Автор: Гөлчәчәк Мусина.

http://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/tatarcha-azu


Нет комментариев