erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

«Татлы баклажан» салаты рецепты

Хәзер кибетләрдә һәм базарларда яңа өлгергән баклажан сатыла башлады. Баклажаннан тәмле салат ясап ашарга мөмкин, аңа әчкелт-баллы соус салырга кирәк.

Ингредиентлар: баклажан, помидор, яшеллек, көнҗет орлыгы.

Баклажанны юарга, эре шакмак итеп турарга. Аларга 2 аш кашыгы крахмал салырга һәм яхшылап болгатырга. Кыздырган вакытта баклажан кетерди торган була һәм майны күп сеңдерми.

Баклажанны иссез үсемлек маенда һәрьяклап кыздырырга, кәгазь салфеткага тезеп, маен сеңдерергә.

Соус өчен икенче савытка өчәр аш кашыгы соя соусы һәм дөге серкәсе (рисовый уксус), 40 мл үсемлек мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, вак итеп туралган сарымсак салырга һәм шикәр комы эрегәнче болгатырга.

Көнҗет орлыгын коры табада бераз киптереп алырга.

Салатны аерым тәлинкәгә җыябыз. Иң аскы өлешкә туралган помидор, өстенә кызган баклажан, соус салырга, яшеллек һәм көнҗет орлыгы сибәргә. 

Тәмле булсын!

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев