erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тавык тизәге, 7 көнлек сарымсак төнәтмәсе сибегез: май аенда бакчада эшлисе 30 эш (Интертат, Гөлназ Хөҗҗәтова тәрҗемәсе)

Җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк бакчаларында корткыч бөҗәкләрне юк итү, үсентеләрне тукландыру, кәлшәләрне кыраудан саклау ысулларын барладык. Химик матдәләрне кайчан һәм ничек итеп дөрес кулланырга кирәген ачыкладык.

Май аенда бакчада төп эшләр: үсентеләрне кырау сугудан саклау, утырту, күчереп утырту, үрчетү һәм зарарлы бөҗәк һәм авырулардан саклау. Кыскача әйткәндә, шулар.

Огород.ру сайты яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр үсүче бакчаларда май аенда кичекмәстән эшләнергә тиеш 30 эш исемлеген булдырган.

Май аенда җиләк-җимеш бакчасындагы иң мөһим 10 эш

1. Җимеш куаклары үрчетегез

Җимеш бирә торган куакларны (кура җиләге, карлыган, крыжовник һ.б.) үрчетү өчен май – иң кулай вакыт. Аны төрле юллар белән эшләп була, шулай да иң гади һәм үтемле чарасы – тамырланган ботактан үрчетү. Куакның ныклы бер ботагын алып, аны төп куактан өзми генә җиргә бөгәргә кирәк. Кечкенә генә чокыр ясап, уңдырышлы туфрак салып,  ботакны шунда төртергә. Җир белән каплап, тураймасын өчен эләктереп куясы. Киләсе елга аны төп куактан аерып, даими урынга күчерергә мөмкин.

2. Бакча җиләгенең чүбен утагыз һәм төбен йомшартыгыз

Бакча җиләген тәрбияләүдә төп эшләрнең берсе – аның төбен йомшарту. Апрель ахыры-май башында беренче тапкыр йомшарталар. Шул рәвешле, җиләк тамырларына дым һәм кислород үтүне тоткарлаучы туфракның өске тыгыз катламы алына. Кислород җитәрлек килмәгәндә, җиләкнең үсеше тоткарлана. Төбен йомшарту белән бергә, чүбен дә утарга һәм беренче тапкыр тукландырырга да кирәк.

3. Агач һәм куакларны бөҗәк һәм чирләрдән эшкәртегез

Җылы көннәр белән күпсанлы зарарлы бөҗәкләр активлаша: гөблә (тля), яфрак төргеч (листовертка), алма чәчәген ашаучы трипслар һ.б. Аларның таралуын көтмәстән, шундук көрәш башларга кирәк. Май аенда, чәчәк атар алдыннан, агач һәм куакларны «Фитоверм», «Битоксибациллин» яки «Лепидоцид» кебек биологик препаратлар сиптереп эшкәртергә кирәк. Әгәр вакытны кулдан ычкындыргансыз һәм бөҗәкләр бакчагызда таралырга өлгергән икән, «Актара», «Искра» һәм башка химик инсектицидлар кулланыгыз.

4. Бакчаны кыраудан саклагыз

Май аенда төнлә суык төшүләр еш була. Җыясы уңышны югалтмас өчен, һава торышын игътибар белән күзәтеп барыгыз. Чәчәк аткан агач һәм куакларны коткару өчен бөтен мөмкин булган чараларны кулланыгыз. Аларның иң киң таралганнары – су сибү, «яңгыр коендыру», төтен өрдерү.

Температура 0 градустан түбән төшкәндә, шлангтан бөтен ботакларга да су сиптереп чыгыгыз. Процедураны 10-15 минут саен берничә мәртәбә кабатлагыз. Агачны каплаган боз катламы аны салкыннан саклаячак.

Тагын бер ысулы – кәүсә янында әйләнә ясап су сибү. Аны көннәр суытыр алдыннан эшләргә кирәк. Җирне мул итеп сугаргач, полиэтилен белән каплап куегыз. Кичен аны ачыгыз – юеш җирдән күтәрелүче пар һәм дым агачның чәчәк атучы ботакларын салкыннан саклаячак.

Бакчачылар, шулай ук, җиләк-җимеш бакчасын коткару өчен, төтен өрдерүдән дә файдаланалар. Суытыр алдыннан бөтен бакча буена төтен чыгаручы өемнәр булдырыгыз. Аста – коры материал, өстендә юеш яфрак, үлән яки бераз туфрак. Максаты – ут түгел, бакчаны каплап алырдай һәм җылыны саклардай төтен чыгару.

5. Агач кәүсәсе тирәсен түгәрәкләп әйләндереп мүлчәләгез

Агачны корылыктан, туңудан һәм башка проблемалардан саклау өчен, бакчачылар кәүсә тирәли түгәрәкләп мүлчәлиләр. Бу ысул, шулай ук, туфракның уңдырышлылыгын арттыра һәм структурасын яхшырта. Мүлчә итеп торф, салам, чабып алынган үлән, агач кабыгы, ылыс һ.б. кулланырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6. Бакча җиләген зарарлаучы бөҗәкләрдән эшкәртегез

Чәчәк аткан вакытта җиләкнең иң зур дошманы – амбар коңгызы (долгоносик). Ул чыкмасын өчен, җиләк түтәлләрен сарымсак төнәтмәсе белән сиптерү кирәк. Аны болай әзерлиләр: сарымсакның вакланган тырнакларын тигез күләмдә су белән кушып, караңгы җылы урында 7 көнгә калдырырга кирәк. Әзер төнәтмәне су белән кушабыз (10 л суга 50 мл) һәм аның белән җиләк төпләрен эшкәртәбез.

7. Карлыганны күздән ычкындырмагыз

Карлыганнарның иң җитди авыруларының берсе – реверсия, яки яфракларның катмарлануы. Аны яфрак һәм чәчәкләренең деформациясеннән танырга була. Яфраклар куе яшел төскә керә. Чәчәгенең касә яфракчыгы, җимешлек һәм серкәче шәмәхә төстәге таҗга охшап кала. Аның җимешләре я бөтенләй формалашмый, яки ямьсез кыяфәткә керәләр.

Карлыганда авыруның беренче билгеләре күренүгә, чирле яшь ботакларын кисеп яндырырга кирәк. Әгәр чир азган икән, иң яхшысы – куакны тулысынча төпләү. Бу чирне гөблә һәм бөре талпаны тарата, шуңа күрә карлыганны утырткан баштагы елларда, һәрвакыт, бу бөҗәкләр юкмы икәнен тикшереп торырга кирәк.

8. Җиләк-җимеш куакларының тамырларын тукландырыгыз

Май аенда чәчәк аткан вакытта, җиләк-җимеш куаклары яхшы үссен һәм җимшәннәр барлыкка килсен өчен, өстәмә рәвештә калий һәм фосфор белән тукландыру кирәк. Бу – органик тукландыру да, комплекслы минераль ашламалар да булырга мөмкин.

Куакларны язын кош тизәге белән (1 чиләк суга 0,5 л салына) яки 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 чәй кашыгы күкерт кислоталы калий кушып, тирес белән (пропорцияләр шул ук) «сыйлагыз». Үлән төнәтмәләре кулланырга мөмкин. 1 кг кычыткан һәм ишәкколак (окопник) өстенә 10 л су салыгыз һәм караңгы урынга куегыз. Бер атнадан 1:10 исәбеннән су кушып, һәр куак төбенә 2 л салып чыгыгыз. Җиләк-җимешләр өчен универсаль комплексы ашлама белән тукландыру исә җиңелрәк һәм җайлырак.

9. Бакча җиләгенә бал кортларын «чакырырга» тырышыгыз

Чәчәк атучы куаклардан аермалы буларак, бакча җиләгенең исе көчле түгел, шуңа күрә бал кортлары аны күп вакыт әйләнеп уза. Аларны хәйләләргә тырышып карагыз. 1 л суда 400 г шикәр комын эретеп, сиропка берничә җиләк чәчәге салыгыз. Иртән җиләкләргә баллы сироп сиптереп чыгыгыз.

10. Йөзем үсентеләре утыртыгыз

Әгәр чын мәгънәсендә җылы көннәр килеп җиткән, туфрак 15 градуска кадәр җылынган икән, йөзем үсентесе утыртырга вакыт. 80 см диаметрдагы һәм шул ук тирәнлектә чокыр казып, төбенә дренаж катламы салыгыз, өстенә черемә яки компостны көл һәм суперфосфат (барысы 1 кг чамасы) белән кушылган уңдырышлы туфрак сибегез. Утырткач, үсентегә мул итеп су сибәргә, җирен мүлчәләргә кирәк.

Дәвамы чыганакта: https://intertat.tatar/news/tavyk-tizage-7-konlek-sarymsak-tonatmase-sibegez-mai-aenda-bakcada-eslise-30-es-5859158

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X