erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тавыкка сода кирәк

Бройлерлар һәм йомырка салучы тавыклар азыгына бераз гына чәй содасы өстәү бик әйбәт: ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, тизрәк үсү һәм йомырканы күбрәк салуга ярдәм итә ул.

Соданы суга гына өстәүдән файда юк: кош-корт мондый эчемлекне яратмый. Болай эшләргә: 5 кило катнаш азыкка киптереп төелгән бер уч йомырка кабыгы, 20 грамм чәй содасы (җылы суда эретеп) салырга. Тозсыз пешкән бәрәңге (дөге яки макарон) суы өстәргә.  Мондый азык тавык күңеленә бик хуш киләчәк.

Содалы азыкны кош-кортка атнасына бер тапкыр бирү дә җитә. Тавыклар йомырканы аз салган очракта исә, бер-ике ай дәвамында, чиратлаштырып, бер атнада – содалы, икенче атнада содасыз азык ашатырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев